Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хафиз Хаматуллинны Казанда каргалар да сәламли

Бүген, 16 ноябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренең өченче көне. Узган кич К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Ф.М.Достоевский әсәре буенча Р.Әюпов сәхнәгә куйган "Абзыйның төше " мистик драмасы зур уңыш белән узды. Мистика артист тормышына да күчә икән. Төп рольдә уйнаучы ТРның...

Бүген, 16 ноябрьдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренең өченче көне. Узган кич К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Ф.М.Достоевский әсәре буенча Р.Әюпов сәхнәгә куйган "Абзыйның төше " мистик драмасы зур уңыш белән узды. Мистика артист тормышына да күчә икән. Төп рольдә уйнаучы ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин кичә яшьлек эзләре буйлап йөреп кайтам, дип чыгып китте (Хафиз Казан театр училищесында укыган) Достоевский урамы буйлап, уйланып кына кайтып килгәндә ярты метр ераклыктагы коймага бер карга килеп куна.(Каргалар әлеге әсәрдә кулланыла) "Адымнарны әкренәйттем, ә карга куркырга уйламый да, исәнләшкән кебек башын селкетеп алды, мин ипләп кенә, барысын да яхшыга юрап, яныннан узып киттем, диде Хафиз. Дөрестән дә, спектакльне тамашачы бик яхшы кабул итте.

Балалар өчен Г.Тукай әсәре буенча А.Сәхәбетдинов сәхнәгә куйган "Тапкыр Каҗә турында әкият" , О.Уайльдның "Йолдыз егет" әкиятләрен башкала балалары рәхәтләнеп карады. Тукай иҗаты буенча викторина сорауларын җавап бирделәр, шигырьләр сөйләп Минзәлә театры бүләкләре белән кайтып киттеләр.

А.Коровкин әсәре буенча З.Сөләйманов сәхнәгә куйган "Түтиләр" сатирик комедиясенә билетлар сатылып беткән. Шулай ук К.Тинчуринның "Каракүз" музыкаль кыйссасына кызыксыну зур, тулысынча аншлаг дигән сүз .Гастрольләрнең ябылу тантанасына Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары К.Р.Нәҗмиев килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"