Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәребезнең үзәк мәйданында язгы ярминкә үткәрелде

Аның вакыты иртәнге 8сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сайлап алу мөмкинлеге зуррак шул.Чөнки ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, КФХлар соңга калырга яратмыйлар. Өлгерерәк хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык, катнаш азыкны тиз арада сатып та бетерделәр.Катнаш азыкны...

Аның вакыты иртәнге 8сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сайлап алу мөмкинлеге зуррак шул.Чөнки ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, КФХлар соңга калырга яратмыйлар. Өлгерерәк хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык, катнаш азыкны тиз арада сатып та бетерделәр.Катнаш азыкны бишәр, унар капчыклап аучылар да булды. Ә инде авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, куян,сыер, дуңгыз итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Балык участогы һәрвакыттагыча бер тоннага якын балык алып чыккан иде. Иң мөһиме - алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Минзәлә шәһәренең куян асраучысы Илгиз Сахапов тере куян,куян ите, куян тиресе белән сәүдә итте, аның бәясе дә кыйммәт түгел иде, бер кило куян итен 300 сумнан сатты. Хуҗамәттән Мәүлидә Гайсина халыкка кәҗә сөте тәкъдим итте. Ашпаладан килгән Габдерәшит Мухаметзянов 30 каз алып килгән, ул каз итен консеврлаган. Калморза авылыннан килгән бал сатучы Рафак Габдрахманов төрле бал продукциясе белән сәүдә итте. "Заиковский" ҖЧҖдән килгән вәкилләр сыер ите белән сату иттеләр, коймак, шашлык белән дә сыйладылар халыкны.


сан

Авыллар ярминкәгә 8 түшкә сыер ите, 2 түшкә тонна сарык һәм дуңгыз ите, 30 тоннадан артык ашлык алып килгәннәр иде.

"Калморза" хуҗалыгыннан килгән сатучылар итне башта килосын 280 сумга, аннары 270 сумга саттылар. Ярминкәне район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә карап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар.

Район мәдәният йорты каршында концерт та булды. Ярминкәдә Воровский җирлегеннән килгән мәдәният хезмәткәрләре сату да иттеләр, аннары җырлап-биеп күңел дә ачтылар.

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"