Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Халыкны агулаудан туктарга вакыт

фото: business-gazeta.ru Ике төрле максаттан файдаланырга мөмкин булган спиртлы сыеклыклар белән сәүдә итүче 9 кибет хуҗаларының да исеме яңгырады утырышта. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиевның: -Сез кайчан халыкны агулаудан туктыйсыз? - дигән соравына бер эшмәкәр: -Кеше бит аны эчү өчен алмый, ә тәненә сөртер өчен ала, - дип акланырга тырышты....

фото: business-gazeta.ru

Ике төрле максаттан файдаланырга мөмкин булган спиртлы сыеклыклар белән сәүдә итүче 9 кибет хуҗаларының да исеме яңгырады утырышта. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиевның:

-Сез кайчан халыкны агулаудан туктыйсыз? - дигән соравына бер эшмәкәр:

-Кеше бит аны эчү өчен алмый, ә тәненә сөртер өчен ала, - дип акланырга тырышты. Алга таба "фанфурик"лар белән сәүдә итүче әлеге эшмәкәрләргә "әкият сөйләргә" туры килмәячәк, чөнки әлеге кибетләрне махсус комиссия үз күзәтүе астына ала. Мондый төр сыеклыклар авылларда да сатыла, әлеге кибетләр исә авыл җирлекләре башлыклары контрольлегендә.

12 март, шимбә көнгә, Татарстанда алкоголь продукциясе белән сәүдә итүче һәр объект ЕГАИС системасына тоташып беткән булырга тиеш. Видеоконференция режимында узучы чираттагы чәршәмбе утырышында ТР премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев шундый бурыч куйды район җитәкчелеге, алкоголь продукциясе сату, аның легаль әйләнешенә күзәтчелек итүче орган һәм башка җаваплы оешма вәкилләре алдына.

9 март көненә Минзәлә районында уннан артык кибет төрле сәбәпләр аркасында ЕГАИС системасына тоташырга өлгермәгән. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев утырышка чакырылган әлеге кибет хуҗалары белән аерым-аерым сөйләште, шушы вакытка кадәр ни сәбәпле әлеге система куелмавын ачыклады, республика җитәкчелеге күрсәткән вакытка тоташу мәҗбүрилеген ассызыклады.

Узган атнада Казанда күмәртәләп сату базасыннан 36 мең 240 литр ике төрле максаттан файдаланырга мөмкин булган (тоник, лосьон) сыеклыклар кулланылыштан алынган. Полиция, алкоголь инспекциясе вәкилләренә дә бу юнәлештә уяулыкны һич киметергә ярамый, кеше үлеменә сәбәп булучы сыйфатсыз эчемлекләрнең үтеп керү каналлары һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Безнең районда контрафакт, "фанфурик" сатучыларның "кулларына сугу" турындагы фактлар хакында әлегә мәгълүматлар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X