Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хуҗамәт ремонт механика заводының кубогына 60 тан артык бала көрәште

Хуҗамәт авылы ремонт механика заводының спорт залында районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның татарча көрәш буенча чиратагы турниры булып үтте. Балалар 22, 28, 36, 40, 43,46, 50,55, 60,65 һәм аннан югары авырлык категориясендә бил алыштылар. Үз авырлыкларында 1,2,3 нче урыннарны алган көрәшчеләргә медаль, Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырылды. Командалар арасында...

Хуҗамәт авылы ремонт механика заводының спорт залында районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның татарча көрәш буенча чиратагы турниры булып үтте. Балалар 22, 28, 36, 40, 43,46, 50,55, 60,65 һәм аннан югары авырлык категориясендә бил алыштылар. Үз авырлыкларында 1,2,3 нче урыннарны алган көрәшчеләргә медаль, Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырылды. Командалар арасында беренче урынны елдагыча Хуҗамәт урта мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Матвеевка приюты, Калтак гомум белем бирү командасы бүлештеләр. Призлы урыннарны алган командаларның тренерларына ремонт механика заводының кубоклары тапшырылды. Ә беренче урынны алган Хуҗамәт урта мәктәбе командасы зур тәкә белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X