Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хуҗәмәт авылы китапханәсендә "Китап бәйрәме" (ФОТО)

Хуҗәмәт авылы китапханәсендә "Китап бәйрәме" дип исемләнгән чара узды. Анда авыл халкы, актив китап укучыларыбыз, җирле шагыйрьләр һәм мәктәп балалары чакырылды. Тематик яктан төрле эчтәлекле китапларны үз эченә алган "Китап галим, телсез мөгаллим" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм чарасы барышында шул китаплар белән танышып бардык. Әйтик, Фәнил абый Коръән китабы...

Хуҗәмәт авылы китапханәсендә "Китап бәйрәме" дип исемләнгән чара узды. Анда авыл халкы, актив китап укучыларыбыз, җирле шагыйрьләр һәм мәктәп балалары чакырылды. Тематик яктан төрле эчтәлекле китапларны үз эченә алган "Китап галим, телсез мөгаллим" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм чарасы барышында шул китаплар белән танышып бардык. Әйтик, Фәнил абый Коръән китабы белән таныштырды, аның тарихы, эчтәлеге хакында бәян итте. Ә 1 нче сыйныф укучыларының чыгышлары исә үзләренең тәүге китаплары - "Әлифба" хакында иде. Авылыбызның җирле шагыйрәләре Суфия Газизова, Сәрия Сафаргалина үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Кичәбезне Әлфия Галиева, Вәсилә Искәндарова музыкаль чыгышлар белән бизәделәр. Мәкфия Сабирова, Рәсимә Фардеева һәм Сәрия Гильманова үзләренең яраткан авторларының шигырьләрен укыдылар. Матвеевка авылының "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар да кунакка килгән иде, алар да тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтеп, бәйрәмгә матур бер ямь өстәделәр. Рәйсә Зарипова үзенең китапка булган мәхәббәте хакында сөйләде, күңеле тулып, хәтта күзләре дә яшьләнде.

Шушы күңелле бәйрәм чарасын үткәрергә матди ярдәм күрсәткән Сираев Ракипкә, Искәндаров Фоатка, "Ханым серләре" клубы кызларына рәхмәтемне белдерәсем килә. Кичә барлык катнашучыларда да җылы тәэсир калдырды, дип хәбәр итә Хуҗәмәт авылы китапханәчесе Гөлфинә Әминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"