Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хуҗәмәттә бәйрәм алды ярминкәсе

Бәйрәм сәгать 10да мәчет буендагы мәйданда башланып китте. Көн матур, аяз булгангамы, әллә күптән көтеп алган ярминкә уздырылгангамы монда авыл халкы да, сатучылар да шактый җыелган иде. Ике яктан рәтләп тезелгән сату нокталарында сөт, сөт ризыклары, каз, үрдәк, йорт куяны түшкәләре, тозланган яшелчәләр, тәмле камыр ризыклары, хәтта дару үләннәре, балан,...

Бәйрәм сәгать 10да мәчет буендагы мәйданда башланып китте. Көн матур, аяз булгангамы, әллә күптән көтеп алган ярминкә уздырылгангамы монда авыл халкы да, сатучылар да шактый җыелган иде.

Ике яктан рәтләп тезелгән сату нокталарында сөт, сөт ризыклары, каз, үрдәк, йорт куяны түшкәләре, тозланган яшелчәләр, тәмле камыр ризыклары, хәтта дару үләннәре, балан, тагын бик күп әйберләр тезелеп тора иде. Авыл советы оештырган ноктада бар кешене дә тәмле коймак һәм чәй белән балалар бакчасында эшләүче кызлар сыйлап тордылар. «Органик Групп» алып килгән итне күз ачып йомганчы алып тә бетерделәр. Бакча-Сарайдан алып килеп эре нәселле дуңгыз балалары саттылар, алар кырыенда кирәксенгән кешегә комбикормасы да бар иде. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган төрле уеннар, дәртле биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады.

Ярминкәгә җыелган халык канәгать калды, бигрәк тә балаларның күңелләре булды: алар кар өемнәреннән тау шуышлы уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"