Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җиңү паркында Дуслык бәйрәме

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында 2 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән "Дуслык сәйләне" дип аталган бик матур бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә 2 нче ,3 нче, 4 нче балалар бакчасыннан килгән балалар катнашты. Әлеге чараның төп максаты булып Татарстан Республикасының чиктәш ут күршеләребез- Идел буе халыклары турында мәгълүмат алу,...

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында 2 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән "Дуслык сәйләне" дип аталган бик матур бәйрәм чарасы булып узды.
Бәйрәмдә 2 нче ,3 нче, 4 нче балалар бакчасыннан килгән балалар катнашты. Әлеге чараның төп максаты булып Татарстан Республикасының чиктәш ут күршеләребез- Идел буе халыклары турында мәгълүмат алу, балаларда әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләү, Ватанга, үз халкына һәм туган илебезгә мәхәббәт хисе уяту. Нәни тамашачылар башка милләт, әйтик рус, татар, башкорт, мари, удмурт, чувашлар халыкларының мәдәни культурасы һәм сәнгате белән таныштылар.
Бәйрәм күрше Республика халыкларының гореф-гадәт, милли ризыкларын тәкъдим итү белән берлектән шигырь, җыр- биюләре белән үрелеп барылды.


Балалар төрле халык киемнәреннән киенеп килгәннәр иде. Бәйрәмдә аеруча Идел буе халыклары костюмнарыннан киенгән зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башка бакча балалары белән рус, чуаш,удмурт халык уеннарын бик яратып уйнадылар . Көне дә искиткеч матур, җәйгечә җылы иде. Килгән кунаклар, нәни тамашачылар үзләренә күп мәгълүмат алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"