Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җиңелү белмәс батырлар бил алышты

"Юбилейный" спорт комплексында ир-егетләр арасында Эльдорадо көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләр челтәре җитәкчесе Язкәр Биҗанов һәм "Бердәм Россия " партиясенең Минзәлә җирле бүлеге призына татарча көрәш бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә 9 көрәшче, ике үлчәү категориясендә бил алышты. Әлеге көрәш бәйгесен ачу тантанасында дә чыгыш ясап район башлыгы Айдар Салахов...

"Юбилейный" спорт комплексында ир-егетләр арасында Эльдорадо көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләр челтәре җитәкчесе Язкәр Биҗанов һәм "Бердәм Россия " партиясенең Минзәлә җирле бүлеге призына татарча көрәш бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә 9 көрәшче, ике үлчәү категориясендә бил алышты.

Әлеге көрәш бәйгесен ачу тантанасында дә чыгыш ясап район башлыгы Айдар Салахов болай диде:

-Әле күптән түгел генә безнең район көрәшчеләре Зәй шәһәрендә үткән "Авыл яшьләре" спорт уеннарында катнаштылар. Минзәлә көрәшчеләре элеккеге көрәшчеләребезнең эшен дәвам итеп елдан -ел югары үрләр яулыйлар. Бу бәйгедә дә яхшы көрәш алымнары күрсәтеп, җиңүләр яулагыз!

Башта 55 килолы көрәшчеләр көрәште, аннары югарырак авырлыклык көрәшчеләр бәйгене дәвам итте. Үз үлчәү категорияләрендә призлы урынны алучыларга "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлеге җитәкчесе Елена Сысоева Мактау кәгазе, акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"