Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Игеннәрнең 30 проценты җыеп алынды

28 июль көнне "Органик групп Чулман" агрофирмасының Тәкермән хуҗалыгы солы суктыруга кереште һәм бу хуҗалык 300 гектарда солыны суктырып алды. Кичә "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре көзге культуралар суктыруны төгәлләделәр, алар иртәгә арпа суктыруга керешәчәкләр. Бүген "Органик групп Минзәлә" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә көзге культуралар җыюны төгәлләп "Органик групп Чулман" агрофирмасына ярдәмгә...

28 июль көнне "Органик групп Чулман" агрофирмасының Тәкермән хуҗалыгы солы суктыруга кереште һәм бу хуҗалык 300 гектарда солыны суктырып алды.

Кичә "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы игенчеләре көзге культуралар суктыруны төгәлләделәр, алар иртәгә арпа суктыруга керешәчәкләр. Бүген "Органик групп Минзәлә" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә көзге культуралар җыюны төгәлләп "Органик групп Чулман" агрофирмасына ярдәмгә китәчәкләр. Район хуҗалыклары барысы 15100 гектарда бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Суктырылган ашлыкның күләме 40770 тоннадан артып китте. Планга карата мәйданнарның 30 процентты җыелды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 59 комбайн уракта катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"