Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Инвалидларның да эшлисе килә

Минзәлә районында 2143 инвалид исәпләнелә, аларның 600 дән артыгы эшкә сәләтле. Тик шуларның 186 сы гына үзенә эш таба алган. Минзәлә районы социаль яклау бүлеге уздырган сораштырудан күренгәнчә, тагын 80 ләп инвалид эшкә урнашырга теләк белдергән. Тик Минзәлә районындагы оешма-предприятиеләр генә аларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Әлеге мәсьәлә район башлыгы...

Минзәлә районында 2143 инвалид исәпләнелә, аларның 600 дән артыгы эшкә сәләтле. Тик шуларның 186 сы гына үзенә эш таба алган.

Минзәлә районы социаль яклау бүлеге уздырган сораштырудан күренгәнчә, тагын 80 ләп инвалид эшкә урнашырга теләк белдергән. Тик Минзәлә районындагы оешма-предприятиеләр генә аларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Әлеге мәсьәлә район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев рәислегендә узган утырышта да күтәрелде. Инвалидларының мәшгульлеге хакында чыгыш ясаган мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Самигуллина да районда инвалидлар өчен вакансияләр булмавын әйтеп узды. Бу өлкәдә бары тик Алабугадагы "УкупрПласт" оешмасы гына активлык күрсәтә.

Камил Римович эшкә сәләтле һәм теләге булган инвалидларны эшле итү өчен һәр оешма , предприятие белән махсус сөйләшүләр алып барырга, ә моның өчен инвалидларның нинди эш башкара алуын, аларның физик мөмкинлекләрен чагылдырган мәгълүматлар базасын булдырырга кирәклеген ассызыклады. Үз хуҗалыгы булган яки авылда яшәүче инвалидларга исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп, оста куллыларга - кул эшләнмәләрен ясап, аны сату варианты барлыгын да әйтеп узды.

Шулай ук утырышта инвалидлар өчен уңайлы мохит булмау мәсьәләсе дә күтәрелде. Кайбер вакытта хәтта дөрес урынга куелмаган автотранспорт чарасы да инвалидлар өчен зур киртә булып тора. Балалар бакчасыннан башлап мәктәпләрдә, җәмәгать урыннарында, кибетләрдә һ.б. урыннарда физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен уңайлыклар булдырылырга тиеш дигән бурыч куелды утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"