Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җирдән генә түгел, һавадан да күзәтәчәкләр

1 апрельдә Минзәлә муниципаль районы территориясен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев имзалаган карар чыкты. Әлеге карар нигезендә санитар-экологик ик айлыкны үткәрү өчен җаваплы итеп шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров билгеләнде. Ике айлыкны үткәрү...

1 апрельдә Минзәлә муниципаль районы территориясен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев имзалаган карар чыкты.

Әлеге карар нигезендә санитар-экологик ик айлыкны үткәрү өчен җаваплы итеп шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров билгеләнде. Ике айлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен унөч кешедән торган оператив штаб булдырылды. Район территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча башкарылачак чаралар планы расланды.

Бу чорда шәһәр һәм авыл җирлекләренең билгеләнгән төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтеләчәк, бу уңайдан административ комиссиянең дә, шуның өчен җаваплы вазифаи затларның да эшләрен активлаштыру күздә тотыла.

Башкарасы эшләр күп әле, әмма аерым игътибар торак пунктлар территорияләрендә, су объектларының яр буе полосаларында, халыкның массакүләм ял итү һәм башка рөхсәт ителмәгән урыннарындагы чүплекләрне юк итүгә биреләчәк. Бу хакта шушы көннәрдә ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән брифингта да билгеләп үтелде. Уңайлы булсын өчен министрлыкта хәтта экологик карта булдырылган. Аның буенча онлайн режимында теге яки бу райондагы җитешсезлекләрне күрергә мөмкин. Кызыл билгеләпр - ул калдыкларны ташлау урыннары, яшел билгеләр - җыештырылган участоклар.

-Чүплекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен район башкарма комитетларына мәгълүматлар җиткереп торылачак. Мәгълүматлар онлайн режимында картага кертеләчәк. Моның өчен махсус программа АРМ (инспекторның мобильле автоматлаштырылган эш урыны) кертелгән, диде бирфингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фарид Абдулганиев.

Кагыйдәләрне бозучылар белән көрәшү өчен экологлар бөтен көчләрен куячаклар, диелде. Аларны җирдән, судан гына түгел, һавадан да күзәтәчәкләр. Чөнки ике айлык чорында елгалар буенча рейдлар үткәрүдән тыш, берничә тапкыр авиаоблетлар да ясалачак. 2016 ел Су буе зоналарын саклау елы дип игълан ителгәнлектән, төп игътибар судлыклардагы һәм яр буе зоналарында кагыйдә бозуларны ачыклауга юнәлтелә.

Моннан тыш районда яшәүчеләрнең активлыгына таянырга җыена табигать сагында торучылар. Планда шимбә өмәләренә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү. "Будет чисто" республика хәрәкәтендә торучы активистлар саны бүгенге көндә 5,5 мең кеше тәшкил итә. Министр Фарид Абдулганиев әйтүенчә, иң актив гражданнарга, гаиләләргә, мәктәпләргә, предприятиеләргә һәм районнарга призлар булдырылачак. Ике айлык чорында иң экологик гаилә, шимбә өмәсенең иң яхшы предприятиесе, мәктәбе, районы, Идарәче компаниясе кебек конкурслар үткәреләчәк. Ике айлык кысаларында үткәреләчәк бөтен төр акцияләр хэштэгЭковесна2016 дигән рәсми сайтта урын алачак.

Республика буенча генераль җыештыру "Күңелдә чиста икән, тирә юньдә дә чиста" (Чисто на душе - чисто вокруг)дигән лозунг астында уза, диелде брифингта. Без дә шушы лозунгны хуплыйк һәм ике айлык чорында кулларыбызга эш кораллары алып, тирә-юнебезне чистарту буенча оештырылачак өмәләрдә җиң сызганып эшлик.

Безнең өстәмә

Агымдагы елда республика иҗтимагый экологик кабул итү эшли.Анда табигатьне саклау кагыйдәләрен бозучылар хакында мәгълүматларны 8(843) 267-68-67 кайнар линия телефоны буенча җиткерергә яисә аларны eco.signal@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Шулай ук "Халык контроле" системасында "Экология" бүлеге бар. Моннан тыш, "Школьный экопатруль" проекты тормышка ашырылып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"