Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Иркәнәштә - Җиңү бәйрәме митингы

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара Иске Иркәнәш авылында да узды. Өлкән буын вәкилләрен Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов, авыл мулласы Рәис Кәбиров, җирлек ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин һәм яңа инвестор - "Әнәк" агрофирмасы вәкиле Камил Шәймәрданов котладылар. Тыл ветераннарына әлеге агрофирма һәм депутат Равил Миннехуҗин исеменнән бүләкләр...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара Иске Иркәнәш авылында да узды.

Өлкән буын вәкилләрен Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов, авыл мулласы Рәис Кәбиров, җирлек ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин һәм яңа инвестор - "Әнәк" агрофирмасы вәкиле Камил Шәймәрданов котладылар. Тыл ветераннарына әлеге агрофирма һәм депутат Равил Миннехуҗин исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чара концерт номерлары: Эльмира Галимова һәм Алия Галиева җырлаулары, Иркәнәш клубы каршындагы "Бәхетле балачак" ансамбле һәм Тегермәнче егетләре биюләре һәм башка үзечшән сәнгать үрнәкләре белән үрелеп барды.

Кызыл-Төбәк башлангыч мәктәбе укучыларының чыгышын да бәйрәм кунаклары җылы кабул иттеләр.

Ахырда өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм өстәле әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"