Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Иркәнәштә Яңа ел бердәм һәм тату үтте

Иганәчеләрнең юмартлыгы, үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең талантлы чыгышлары һәм, иң мөһиме, тамашычаларның күплеге Иркәнәштә Яңа ел кичәсен җылы атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде. Бәйрәмне клуб хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды һәм алып барды. Тамашачыларның күңеленә хуш килерлек чараларга бай булды кичә. Миләүшә Мингазова, Чулпан Мирзаянова, Вәсилә Мөҗиповадан торган трионың...

Иганәчеләрнең юмартлыгы, үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең талантлы чыгышлары һәм, иң мөһиме, тамашычаларның күплеге Иркәнәштә Яңа ел кичәсен җылы атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәмне клуб хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды һәм алып барды. Тамашачыларның күңеленә хуш килерлек чараларга бай булды кичә. Миләүшә Мингазова, Чулпан Мирзаянова, Вәсилә Мөҗиповадан торган трионың бәйрәм сценкасы күрсәтүе, Фәридә Мингазованың "Бас әле станокка" җырын башкаруы уңай тәэсир калдырды.

Чаллыдан кайткан кунак Рамил Мөҗипов гармунда уйнап җыр башкарды, ә Иркәнәш авылының "Бәхетле балачак" ансамбле тамашачыларга үзләренең биюләрен бүләк итте.

Кыш бабай белән Кар кызы да шигырь сөйләгән балаларга бүләкне мулдан өләштеләр.

Бәйрәм кичәсе уеннар һәм лотерея белән үрелеп барды.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов барлык иркәнәшлеләрне Яңа ел белән котлады, кичәне оештырган иҗат коллективына һәм ярдәм кулын сузган иганәчеләргә үз рәхмәтен җиткерде.

Сүз уңаеннан, иганәчеләр саны бигрәк күп булды: Рөстәм Шәрәфетдинов үзе, җирле эшмәкәрләр Мирфаяз һәм Зөләйха Мирзаяновлар белән Марат һәм Фәйрүзә Фазлыевлар, КФХ "Шакиров", Түбән Камадан кайткан Галина Майорова, агрофирма "Мензелинские зори", Мөслим районы Иске Вәрәш авылыннан Бәһиҗә Баһауова, тәрәзә кую белән шөгыльләнүче ШЭ "Ярмиев" (Тегермәнче егетләре Равил Ярмиев һәм Марат Зарипов), Альберт Хадиев. Район Советы депутаты, Иркәнәш авыл җирлегенә күп еллар матди ярдәм күрсәтүче Равил Миннехуҗин хәзер дә читтә калмады, бәйрәм оештыруга ярдәм кулын сузды. Аның шушы изгелеге сәдака буларак тизрәк терелүенә сәбәпче булсын иде, дигән теләктә калдылар иркәнәшлеләр.

Ә Роберт һәм Роза Хәйдаровлар гаиләсе Яңа ел символы булган әтәч бүләк иттеләр, ул уеннарның берсендә уйнатылды һәм Нәзилә Галимовага эләкте. Тагын бер әтәч Фирая Кәбированың лотерея билетына чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"