Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кадрәк авылындагы өлкәннәр тормыш матурлыгын күреп яшиләр

Яшь чагында өлкән яшьтәге кешеләргә карап, кешенең физик яктан көчсезләнүе, бик еш авыруларга бирешүе һәм башкаларны күреп картлыкны кеше гомеренең бик үк күңелле булмаган, моңсу бер чоры дип күзаллый идек. Ә инде үзең бу яшьләргә барып җиткәч, фикерләр үзгәрә, моның бер дә алай түгел икәненә ышанасың, алай гына да түгел,...

Яшь чагында өлкән яшьтәге кешеләргә карап, кешенең физик яктан көчсезләнүе, бик еш авыруларга бирешүе һәм башкаларны күреп картлыкны кеше гомеренең бик үк күңелле булмаган, моңсу бер чоры дип күзаллый идек.

Ә инде үзең бу яшьләргә барып җиткәч, фикерләр үзгәрә, моның бер дә алай түгел икәненә ышанасың, алай гына да түгел, гомернең балачак, үсмерлек чоры, картлык чорлары арасында бернинди дә чикләр, каршылыклар булмаганлыктан, инде гомернең шул көзенә килеп кергәнеңне сизми дә каласың икән. Көн саен җиң сызганып хөкүмәт эшләренә чыгып йөрмәсәк тә, лаеклы ялдагылар өчен өйдә, хуҗалыкта бихисап күп эшләр бар. Кемдер балаларына оныкларын карарга булыша, кемдер эштән арып-талып кайткан гаилә әгъзаларына кайнар аш әзерләп тора, кемдер булдыра алганча балаларына матди һәм рухи ярдәм күрсәтә. Көндәлек мәшәкатьләр белән беррәттән үз-үзеңне карау, җаныңны-тәнеңне рухи баетырдай шөгыль табу - кул эшләре белән шөгыльләнү, дус-ишләрең белән аралашу, театр-концертларга йөрү, ниндидер чараларда катнашу, табигатькә, төрле җирләргә сәяхәт-экскурсияләр - болар барысы да өлкән кешеләрнең вакытыннан алда картаймаска, сүрелмәскә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәргә мөмкинлек бирәләр. Безнең авылның өлкән яшьтәге кешеләре шулай эшләп, һаман да тормышның матурлыгын күререгә, яшәү көченең кимемәвенә юл куймаска тырышалар. Кадрәк авыл җирлеге каршында ветераннар советы уңышлы гына эшләп килә (җитәкчесе Фаяз Камалов). Үз эшен ел әйләнәсе алып баручы төрле мәдәни һәм социаль чараларны әзерләүдә, аларны тиешле югарылыкта үткәрүгә булышлык итә, җөмһүриятебездә, илебездә бара торган төрле мөһим политик компанияләр (әйтик төрле югарылыктагы сайлаулар) вакытында да хөкүмәтнең сүзләрен халыкка җиткерүдә актив катнаша.

Әлеге язма турында тулырак һәм район тормышы турындагы язмаларны газетаның 23 март санында укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"