Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Калморзалылар ифтар мәҗлесенә җыелдылар

Калморзада мөселман җәмгыяте ныгый бара: ифтар мәҗлесенә кунакларның күп килүе шуны раслый. Ахшам намазы башланыр алдыннанрак Калморзаның "Мөнәздәһә" мәчетенә авылның яше-карты җыелды. Мөселманнар бергәләшеп намаз укыдылар, авыл мулласы Рафаэль хәзрәт Нуриевның ураза фазыйләтләре турындагы вәгазен, Коръән аятьләрен тыңладылар һәм авыз ачтылар. Иске Матвеевка җирлеге башлыгы Айрат Нуриев мәҗлес кунакларын Рамазан...

Калморзада мөселман җәмгыяте ныгый бара: ифтар мәҗлесенә кунакларның күп килүе шуны раслый.

Ахшам намазы башланыр алдыннанрак Калморзаның "Мөнәздәһә" мәчетенә авылның яше-карты җыелды. Мөселманнар бергәләшеп намаз укыдылар, авыл мулласы Рафаэль хәзрәт Нуриевның ураза фазыйләтләре турындагы вәгазен, Коръән аятьләрен тыңладылар һәм авыз ачтылар.

Иске Матвеевка җирлеге башлыгы Айрат Нуриев мәҗлес кунакларын Рамазан ае белән котлады һәм ураза тоткан һәркемгә җиңеллек теләде.

Калморзаның оста хатын-кызлары ифтар табынын мулдан әзерләделәр.

Рафаэль хәзрәт аларның һәрберсенә, шулай ук әлеге ифтар мәҗлесен оештыруга ярдәм иткән һәркемгә, шул исәптән шушы чараның гына түгел, мәчеткә су кертүнең дә төп иганәчесе Радик Яппаровка рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә калморзалылар бергәләшеп иман йортына тәравих намазларын укырга җыелырлар дип, ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"