Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Камский бекон”: мәгълүмат аз булганга эмоция күбрәк

Минзәлә районында "Камский бекон" ҖЧҖнең яңа дуңгызчылык комплексы һәм дуңгызларның селекция-генетик үзәге төзеләчәкме? Бүген район хакимиятенең утырышлар залында "Камский бекон" ҖЧҖ вәкилләре катнашында әлеге темага багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Әлеге компаниянең вәкилләре -"Камский Бекон" ҖЧҖнең, генеральный директоры Равиль Сафиуллин, аның инженер-техник мәсьәләләр буенча...

Минзәлә районында "Камский бекон" ҖЧҖнең яңа дуңгызчылык комплексы һәм дуңгызларның селекция-генетик үзәге төзеләчәкме? Бүген район хакимиятенең утырышлар залында "Камский бекон" ҖЧҖ вәкилләре катнашында әлеге темага багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны район башлыгы Айдар Салахов алып барды.

Әлеге компаниянең вәкилләре -"Камский Бекон" ҖЧҖнең, генеральный директоры Равиль Сафиуллин, аның инженер-техник мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Самойлов, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженер Оксана Кириченко, юрист Фаиль Газетдинов компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, Минзәлә районында дуңгызчылык комплексы төзелеше проекты белән таныштырдылар.

Шушы мәсьәлә буенча түгәрәк өстәлдә катнашучы минзәләлеләр районда дуңгызчылык комплексы һәм селекция-генетик үзәге төзү мәсьәләсенә карата фикерләрен белдерделәр.

Махасим Валиев:

-Нигә халык белән килештермисез? Сезгә бу 630 га җирне ничек бирделәр.Мин 1 га җир алу өчен 3 ел йөрим. Урынны сайлап алуыгыз да, җирне рәсмиләштерүегез дә дөрес түгел дип саныйм. Санитар экспертиза закон буенча килештерелгәнме? Бөтен пычрак Минзәлә елгасына, авылларга агып төшмәсен өчен дуңгызчылык комплексы түбәнлектә урнашырга тиеш түгел. Мондый факторлар истә тотылдымы? Халык өчен нигә бер социаль объект төзүне дә планлаштырмыйсыз?

Ольга Руднева:

-Башта сез ике мәйданчык планлаштыргансыз: берсе -Калмашта, икенчесе -бездә. Нигә Калмаштан баш тарттыгыз? СГЦ буенча башта проектта терлекләр саны бер төрле, аннары арттырылган.

Флүн Гараев:

-Без шуңа борчылабыз. Безнең Минзәлә елгасы берничә тапкыр зыян күрде. 1965 елны да балыкларны елга ярыннан җыеп йөргән хәтеремдә. Тагын шундый хәл кабатланып, су өстенә биологик ресурслар йөзеп чыкмас микән? Проект санитар-эпидемиологик экспертиза үткән икән инде. Моңа шушы мәсьәләгә якын кешеләр җавап тотачак.Сез билгеле тизрәк эшләп, күбрәк табыш алу ягында. Нефтяникларда эшләгән чагымда Дыреевкада 2 мең башка дуңгызчылык комплексы төзүдә катнашырга туры килде. Анда чебен дә очып йөрмәде, чисталык булды. Белмим, сез ничек эшләрсез.

Әлфия Зыятдинова, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча ТР дәүләт инспекторы:

-Җир эшләре башкаруга сездә нинди документлар бар? Сез җир эшләре башкарырга тотынгансыз. Бу закон бозуга керә.Сездә корпусларны җыештыру ничек күздә тотыла?Күпме чистарту корылмалары булачак?Тирес саклагычлар ничек булачак? Предприятиенең санитар саклану зонасының проекты бармы? Сезнең проектта җитештерүчәнлек 43 мең тонна каралган, фактта күбрәк продукция җитештереләчәк. Шул рәвешле чистарту корылмалары буенча проблемалар булмасмы, каралган нормативлар сакланамы? Аннары ерак китәсе түгел, 2012 елларда шундый хәл булды:Сезнең карамктагы Сосновый борда чистарту корылмалары өлгерә алмау нәтиҗәсендә әйләнә тирәгә зыян салынды: Ургыды елгасында балыклар үлде. Тикшерү комитеты тикшерде, пычрак сулар елгага агызылган булып чыкты. Шундый хәл булмасмы? Сезнең предприятиегездә 1 класс куркынычлыктагы санитар-саклау зонасы 1 км араны били. Шушы зонадан якындагы авыллар монда истә тотылдымы? Һаваны пычранудан саклаучы, начар ис килүне киметү буенча нинди чаралар планлаштырыла. Хуҗәмәтлеләр хәзер дә Тукай районы ягыннан килгән истән җәфа чигәләр.

Дамир Каюмов, шәһәрдә яшәүче:

-Мин үзем 2007 елда Минзәләгә күченеп килдем. 2009 елдан бирле безнең компания балалар мебеле җитештерү буенча танылган.Россия буенча да лидерлар арасында. 80 кешегә эш урыны булдырылган. Читтән килеп төпләнүче гаиләләр дә бар. Продукция җитештерү күләме арта бара. Әмма мондый дуңгызчылык комплексы төзелү аркасында планнарны үзгәртергә туры киләчәк. Улымда искә аллергия булу аркасында икенче икътисадый зона эзләргә туры киләчәк..

Наил Асадуллин:

-Әлеге мәйданчык буенча атмосфера һавасын пычратучы матдәләр күләме буенча расчетлар бармы? Булса, аларны кайсы оешма башкарды? Ни өчен алар федераль Роспотребнадзор тарафыннан башкарылмады?

Николай Секунов:

-Авыл кешеләренә социаль күзлектән караганда нинди поддержка булачак?

Рамил Кәримов:

-Мин халыкның рәсми вәкиле. Бу мәсьәлә минем өчен дә мөһим. Биредә яшим. Минем предприятиедә 65 кеше эшли. Начар ис килүен теләмим.

Залдан сорау:

Сез халык фикеренә колак салырга уйлыйсызмы? Балалар сәламәтлегенә?

Язкәр Бизянов:

-Без проектны җәмәгатьчелек белән тыңлау һәм өйрәнүне үтенәбез. Сез моңа ризамы?

Очрашуда шундый фикерләр яңгырады. Аларның күбесенә әлеге компаниянең вәкилләре тарафыннан җаваплар алынды. Әмма мәсьәлә хәл итүдә "әйе", "юк" дигән катгый сүз әйтелмәде әле. Түгәрәк өстәлдә катнашкан тагын берничә кеше югарыда әйтелгән фикерләрне кабатлады. Предприятие вәкилләре үз проектларын яклап сөйләде, сорауларга үз позицияләреннән чыгып җавап бирделәр. Алар фикеренчә, экологиягә зыян килмәячәк, теләсә нинди производствода да ис була, диделәр, иң мөһиме - эш урыннары булачак дип вәгъдә иттеләр, район бюджетына өстәмә керем булачагын әйттеләр. Очрашуны йомгаклап, район башлыгы Айдар Салахов дискуссиягә нокта куелмавын әйтте, предприятие җитәкчеләренә үзләренең проектларын экологик яктан тагын да тулыландыру кирәклеген җиткерде.

РS. Редакция әлеге проект буенча минзәләлеләрнең экологик куркынычсызлык буенча сорауларына тулы җавап ала алмауларын аңлап, әлеге тема буенча очрашуларны даими яктыртып барачак. Бу заманда эмоцияләргә бирелү һәркемгә зыян гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"