Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Казан утлары” журналы – Минзәләдә кунакта

Укучыларны әдәби тормышка якынайтучы күпер ролен үтәүче мәртәбәле журнал хезмәткәрләренең М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә үз укучылары белән очрашулары матур традициягә әверелде. 28 октябрьдә оештырылган әнә шундый чираттагы әдәби кичәгә мәртәбәле кунаклар, «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре: баш мөхәррир Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева килгән иде. Кичәнең...

Укучыларны әдәби тормышка якынайтучы күпер ролен үтәүче мәртәбәле журнал хезмәткәрләренең М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә үз укучылары белән очрашулары матур традициягә әверелде.

28 октябрьдә оештырылган әнә шундый чираттагы әдәби кичәгә мәртәбәле кунаклар, «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре: баш мөхәррир Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева килгән иде.

Кичәнең башында көллият студентлары кунаклар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза үзенең мәхәббәт газәлләрен, тирән эчтәлекле робагыйларын укыды, прозаик Айгөл Әхмәтгалиева үзенең әдәбият дөньясына кереп китү тарихын бәян итте, "Соңгы өмет" хикәясеннән өзек укыды.

Очрашу ахырында көллият студентлары кунаклардан автографлар алдылар, соңгылары исә аларга "Казан утлары" журналын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"