Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Көне яңгырлы булса да Минзәләдә ярминкә шаулады

Халыкарар өлкәннәр көненә багышланган ярминкәгә товар алып чыккан һәркем үз товарын сатты. Ярминкә көне яңгырлы булса да халык бик күп килде ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев. Бу ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз,...

Халыкарар өлкәннәр көненә багышланган ярминкәгә товар алып чыккан һәркем үз товарын сатты. Ярминкә көне яңгырлы булса да халык бик күп килде ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев.

Бу ярминкәгә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, катнаш азык, бодай, арпа, солы, борчак, бал, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Айдар Салахов, Казан шәһәреннән кунакка кайткан Анатолий Краснов һәм башка җитәкчеләр сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар.

Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 600-800 сум, яңа суйган казныкы 1200-1300 сум тора иде. Әнә Минзәләдән Фәрит Кәримов шактый гына бал алып килгән, балның өч литрлы банкадагысын төренә карап1000-1200 сумга саттылар. Бу ярминкәдә бал белән Җәмәктән Ринас Вәлиев, Чулпаннан Мирфаяз Бикташев һәм башкалар сәүдә иттеләр. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар.

Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова ярминкәгә Тукай районы Боерган авылы кешеләрен дә ияртеп алып килгән, алар төрле пешерелгән продукция белән сәүдә иттеләр. Воровский җирлеге хезмәткәрләре 35 төрле продукция алып килгәннәр, алар арасында Егор Юдин бакчасында үскән төрле сорттагы алмалар бар. Аю авыл җирлегедә бик күп төрле продукция белән сәүдә итте. Ә менә Николаевка авыл җирлеге кәҗә сөтенә чаклы алып килгән. Яңа Маҗыннан килгән эшмәкәр Александр Перушин 4 центнер дуңгыз итенең килосын 230 сумнан сатып җибәрде. Тупач авылыннан Гөлфирә Хәкимуллина районда һәм Чаллы шәһәрендә үткән бер ярминкәне дә калдырмый, аның тавык, үрдәк, каз түшкәләре халык бик яратып алды.Рамил Муллахмәтов 4 процентлы майлылыктагы сөтне суытып алып килеп, 1 литр сөтне 40 сумга сатты. Минзәләдән Илгиз Сахапов,тере куян һәм куян итенә чаклы алып чыккан. КФХ "Дәүләтов" бәрәңге, суган, чөгендер, кәбестә,кишер ише продукция белән сәүдә итте, суганын, бәрәңгесен тиз арада алып бетерделәр. Ярминкәдә ит бик күп иде, аны 260-280 сумга саттылар, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды. Балык участогы 800 килодан артык балык алып чыккан, балыкның ниндие генә юк.Балыкның килосы 30 сумнан башлап 150 сумга чаклы иде.

Ярминкәдә халык югары сортлы он һәм шикәр комы эзләп йөрде, әмма дә ләкин алар юк иде, киләчәктә бу төр продукцияләргә дә ихтыяҗ барлыгын онытмасыннар иде оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"