Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Комбайнчыларга премияләр тапшырылды

Районда план буенча йөкләмәләрен үтәгән комбайнчыларны "Мензелинские зори" агрофирмасының Калморза хуҗалыгыннан башланды. Монда Дамир Гардисламов, Рунар Садриев,Рафис Бәдриев, Динар Муллин, Наил Дәүләтгәрәев бүләкләнде. Югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны район җитәкчелеге күрә белә һәм пәнҗешәмбе көнне район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге...

Районда план буенча йөкләмәләрен үтәгән комбайнчыларны "Мензелинские зори" агрофирмасының Калморза хуҗалыгыннан башланды. Монда Дамир Гардисламов, Рунар Садриев,Рафис Бәдриев, Динар Муллин, Наил Дәүләтгәрәев бүләкләнде.

Югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны район җитәкчелеге күрә белә һәм пәнҗешәмбе көнне район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев хуҗалыкка махсус килеп район башлыгының Рәхмәт хатын, премия тапшырды. Хуҗалыкта бөртекле-кузаклы культураларын урып-җыюны бер атна элек тәмамлаганнар, алар кичә рапс суктыруга керештеләр. "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгына юл алды, биредә Рамил Мингазов, Климент Сәлимов, Наил Шәкүров, Владимир Неппка да шундый ук бүләкләр тапшырылды. Бу хуҗалыкта да иртә сабан культураларын урып-җыюны күптән төгәлләделәр, хәзер хуҗалыкның өч комбайны Мөслим районы "Исламов" КФХсында игеннәрне суктыруда эшлиләр. "Мензелинские зори" агрофирмасы Калинин хуҗалыгыннан бодай суктырып ятучы Илфак Закиров, Андрей Андреев, "Органик групп-Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгы комбайнчысы Илгиз Шияпов бу бүләккә икенче тапкыр лаек булды. Юлда барганда "Органик групп-Чулман" агрофирмасының Тәкермән хуҗалыгыннан Илгиз Шиябетдинов, Рәшит Балтаев, "Илнур" КФХсыннан Разиф Нургалиев бүләкләделәр. Аларның һәрберсенә 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"