Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кыр эшләре көндәлеге 2 сентябрьгә

1сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә барлыгы 12400 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу планлаштырылганның 61 проценты дигән сүз. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,3 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланган, 11000 тонна салам хәзерләнгән. Яңгырлар яву сәбәпле урып-җыю эшләре тукталып торды, комбайнчыларыбыз биш көн инде икмәк суктырырга чыга алмыйлар. Һәр гектардан алынган...

1сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә барлыгы 12400 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу планлаштырылганның 61 проценты дигән сүз. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 20,3 центнер күләмендә азык берәмлеге тупланган, 11000 тонна салам хәзерләнгән. Яңгырлар яву сәбәпле урып-җыю эшләре тукталып торды, комбайнчыларыбыз биш көн инде икмәк суктырырга чыга алмыйлар. Һәр гектардан алынган уңыш 21,5 центнер тәшкил итә, барлыгы 88300 тонна ашлык суктырып алынды. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү дәвам итә, бу эш 20300 мең гектарда башкарылды.

Район хуҗалыклары терлекчеләре 2 сентябрь көнне 58 тонна сөт җитештерделәр, бу бер сыерга исәпләгәндә 10,3 килограмм дигән сүз. Район терлекчеләре узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тонна сөтне артык җитештерсәләрдә, кичә1 тонна сөтне киметтеләр. Шәхси хуҗалыклардан көн саен 7 тонна сөт җыела һәм ул эшкәртү предприятиесенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"