Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әлмәтлеләр терлекчеләр эшенә югары бәя куйдылар

Бу атнада терлекчеләребезнең эшләгән эшләрен карау һәм тәҗрибә уртаклашу максатында Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов җитәкчелегендә хуҗалык һәм Кфх җитәкчеләре районыбызның "Мензелинские зори" агрофирмасына караган хуҗалыкларның терлекчелек фермаларын карадылар һәм алар гаҗәпкә калдылар. Агрофирманың һәр фермасында һәр малга аерым урын-түшәк булдырылган, утарлардагы һәм торак...

Бу атнада терлекчеләребезнең эшләгән эшләрен карау һәм тәҗрибә уртаклашу максатында Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов җитәкчелегендә хуҗалык һәм Кфх җитәкчеләре районыбызның "Мензелинские зори" агрофирмасына караган хуҗалыкларның терлекчелек фермаларын карадылар һәм алар гаҗәпкә калдылар. Агрофирманың һәр фермасында һәр малга аерым урын-түшәк булдырылган, утарлардагы һәм торак эчендәге су эчү җайланмасын, сөт таксиы һәм маллар астында такта идән булуын күреп шаккаттылар. Аларның фермаларында бу нәрсәләр юк икән. Алар агрофирманың Мортыш Тамак фермасын, Калморза хуҗалыгындагы зур итеп эшләнгән утары, торакларның якты булуы,бозаулар торагы, терлекләр алдында торган азыкның яхшы сыйфатлы булуы, Николаевка хуҗалыгының соңгы ике елда тактадан төзелгән тораклары охшады. Әлмәтлеләр терлекчеләребезнең гади крәстьян технологиясе һәм аз чыгымнар тотып эшләүләренә исе китте.Алар алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов чыгыш ясап болай диде: сөтне арттыру өчен бердәнбер юл-ул да булса технологияне төгәл үтәү. Терлекчелек тармагында эшне комплекслы оештырырга, ягъни7 төп юнәлеш белән берьюлы эшләргә кирәк. Төп фактор- ул старт үсеше. Бүген шуның берсенә генә тукталам. Нәрсә ул-старт үсеше? Сыерларның сөтлелеген арттыру өчен без әйтеп үткән 7 факторның 7 сендә берьюлы катгый рәвештә үтәргә кирәк(комплекслы подход). 7 факторның 6 сын гына төгәл үтәп берсен генә төгәл үтәмибез икән, безнең 6 факторга куйган көчебез, энергиябез һәм чыгымнарыбыз юкка чыга. Шуның өчен дә 7 факторны да үтәү мәҗбири. Менә ул факторлар:1)нәсел эше,2)ашату, 3) ветеринар чаралар, 4)терлекләрне тоту һәм хезмәт шартлары, 5)кеше факторы, 6) старт үсеше, 7) вакуумның эшләвенә һәм сыерларны саву тәртибенә кагылышлы чараларны аңлатып үтте. 7 факторның да сөтне арттыруда,киметүдә дә рольләре берүк. Бик күп җитәкчеләр, белгечләр сөт савуда ашатуны төп фактор итеп куялар.Мәкальдә сыерның сөте телендә диләр. Ләкин бу бик үк дөрес фикер түгел,чөнки азык факторына башка факторларга караганда көчне һәм чыгымнарны күбрәк сарыф итәбез. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: барыбер дә терлекчелектә коллектив якын килү кирәк, дип билгеләп үтте.

Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әле моннан өч атна элек күрше Тукай районы җитәкчеләре дә безнең "Органик групп" идарәче компаниягә караган хуҗалыкларның фермаларын карап йөргәннәр, үзләренә бик күп файдалы киңәшләрһәм тәҗрибә алып кайтып киткәннәр. Шушнан кайткач Тукай районының Күзкәй фермасында маллар өчен урын-түшәк ясарга алынганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"