Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Марат Әхмәтов Минзәлә җиренә аяк баскач иң беренче булып “Дәүләтов” крестьян фермер хуҗалыгы белән танышты

"Дәүләтов" КФХсы өчен бу көннәрдә кызу урак өсте. Булдыклы фермер Нәсим Германиядә җитештерелгән "Гримме" маркалы бәрәңге, чөгендер, суган һәм кишер алу өчен комбайнны 32 миллион сумга сатып алып кайткан иде. Август башында аны дилерлар килеп эшләтеп, көйләп басуда суган, бәрәңге алып карадылар. Бу комбайн бик җитештерүчәнле, заманча җиһазландырылган, аның белән...

"Дәүләтов" КФХсы өчен бу көннәрдә кызу урак өсте. Булдыклы фермер Нәсим Германиядә җитештерелгән "Гримме" маркалы бәрәңге, чөгендер, суган һәм кишер алу өчен комбайнны 32 миллион сумга сатып алып кайткан иде. Август башында аны дилерлар килеп эшләтеп, көйләп басуда суган, бәрәңге алып карадылар. Бу комбайн бик җитештерүчәнле, заманча җиһазландырылган, аның белән көне-төне эшләргә була. Комбайн көнгә 10 гектарда бәрәңге алырга сәләтле. Комбайнның бункеры 7,5 тонна бәрәңге сыйдырышлы, ул тулгач аны машинага бер минут эчендә бушатып та өлгерә. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовта Минзәлә җиренә аяк баскач иң беренче булып "Дәүләтов" крәстьян фермер хуҗалыгы белән танышты. Марат Готович КФХга күптән түгел генә кайткан комбайн белән кызыксынды, үзе комбайнга утырып бәрәңгене алу процессын карады, күзәтте. Германиядән кайткан "Гримме" комбайны Тәкермән басуында сынауны уңышлы үткәнен үз күзләре белән күреп, карап китте. Марат Әхмәтов фермерның кишер, суган, аш чөгендере басуларын карады, басуларны сугару өчен төзелеп килүче икенче буа белән танышты, үз киңәшләрен бирде.Мондый комбайн безнең Татарстанда әле икәү генә,берсе Арча районы Кырлай хуҗалыгында, икенчесе безнең "Дәүләтов" КФХсында, ә Россия Федерациясендә алар 20 берәмлек эшли.

Сан. "Дәүләтов " КФХсы быел 190 гектарда бәрәңге , кишер һәм чөгендерне 40шар гектар, 37-суган, 20 гектарда кәбестә һәм башка төр яшелчәләр утыртты. Әлегә фермерның бәрәңгесе бер гектардан 225-250 центнер чыга. Фермер хәзерге вакытта кишер алу белән дә мәшгүль, кишернең уңышы бер гектардан уртача 75 тонна тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"