Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мөхәррирләрнең шигъри марафоны

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенә караган Актаныш, Сарман, Алабуга, Минзәлә, Чүпрәле, Нурлат, Әтнә, Әгерҗе филиаллары җитәкчеләре, ветераннары Тукай туган көнне шигъри бәйрәмне үзенчәлекле, яңача билгеләп үттеләр - Интернет челтәре аша шигъри марафон үткәрделәр. Ватсаптагы үз төркемнәрендә филиал җитәкчеләре - баш мөхәррирләр, канатланып, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, хисләнеп,...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенә караган Актаныш, Сарман, Алабуга, Минзәлә, Чүпрәле, Нурлат, Әтнә, Әгерҗе филиаллары җитәкчеләре, ветераннары Тукай туган көнне шигъри бәйрәмне үзенчәлекле, яңача билгеләп үттеләр - Интернет челтәре аша шигъри марафон үткәрделәр.

Ватсаптагы үз төркемнәрендә филиал җитәкчеләре - баш мөхәррирләр, канатланып, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, хисләнеп, иптәшләренең чыгышларын тыңладылар, әлеге шигырьләрне башка төркемнәргә дә җибәрделәр. Шигъри рух белән дус булып, бергә җыелырга язсын, дигән фикер марафонның төп шигаре булды. Бу акция мөхәррирләргә шул кадәр ошады ки, алар киләчәктә тә үзара иҗади аралашуның яңа формаларын уйлашырга кирәк дигән карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"