Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мөхәррәм Ибятов җитәкчелегендәге комиссия Минзәләдә эшли

Районыбыз җирлегендә эчкечелек аркасында эшләнгән җинаятьләр 30 процентка арткан. Шулай ук элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артуга бара. Районыбыз оешмаларында республика юстиция министрлыгының күчмә тикшерүләре башланды. Бу республика комиссиясе тикшеренүләре 4 елга бер мәртәбә үткәрелә. Аның эшендә эш төркеменең җитәкчесе, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибятов , район башлыгы...

Районыбыз җирлегендә эчкечелек аркасында эшләнгән җинаятьләр 30 процентка арткан.

Шулай ук элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны артуга бара. Районыбыз оешмаларында республика юстиция министрлыгының күчмә тикшерүләре башланды. Бу республика комиссиясе тикшеренүләре 4 елга бер мәртәбә үткәрелә. Аның эшендә эш төркеменең җитәкчесе, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибятов , район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев,төрле министрлыкларның вәкилләре катнаша. Алар башта район администрациясенең утырышлар залында районыбыздагы оешмалар,хокук саклау органнары, социаль юнәлештәге иҗтимагый оешма җитәкчеләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт учреҗдениеләренең, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ДОСААФ, Форпост җитәкчеләре белән очрашып сөйләштеләр.

Алар алдында чыгыш ясаган Мөхәррәм Ибятов гадәттәгечә, район хакимияте алдында куелган бурычларны үтәү буенча эш планын җиткерде. Милләтара һәм динара татулык районыбызның һәм республикабызның өстенлеге булуын, милли мәгарифне саклау, милләтләр бердәмлеген ныгыту, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүнең мөһимлеге дә ассызыклап үтелде. Социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт учреҗдениеләренең, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ДОСААФ, Форпост, мәктәп укучыларының һәм яшь армиячеләр иҗтимагый хәрәкәтләре мөмкинлекләрен тулырак файдалану, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту,җинаятьчелекне киметү, эчкечелекне авызлыклау, профилактика һәм башка мәсьәләләр күз уңыннан ычкынмаска тиеш. Ул бу комиссия белән кулга-кул тотынып, аңлашып, тыгыз бәйләнештә, ярдәмләшеп эшләргә кирәклеген дә билгеләп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"