Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Министр Марат Әхмәтов Минзәлә районында чәчү барышы белән танышты

Бүген ТР Премьер министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында булып китте. Ул вертолетта район башлыгы Айдар Салахов белән районыбыз басуларын карап йөрде. "Заиковский" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында районыбызның инвесторлары, агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде һәм...

Бүген ТР Премьер министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Минзәлә районында булып китте.

Ул вертолетта район башлыгы Айдар Салахов белән районыбыз басуларын карап йөрде. "Заиковский" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында районыбызның инвесторлары, агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде һәм чәчү эшләре барышын бәяләде. "Заиковский" хуҗалыгы эшчәнлеге белән кызыксынды. Ул шулай ук "Агросила групп", "Органик групп" һәм "Мензелинские зори" агрофирмасы, "Илнур" КФХсы җитәкчесе белән аралашты.

Киләсе елдан башлап машина -трактор паркы һәм ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы кабул ителәчәк. Быел райондагының бер терлекчелек фермасына юл салыначагы турында сөенечле хәбәрдә җиткерде министр. Комбайн һәм трактор сатып алганда 40 проценты субсидияләнәчәге турында да әйтеп узды. Ул шулай ук Язкар Биҗановның фермер хуҗалыгына көтүне яңарту өчен 50 баш тана табу буенча ярдәмен күрсәтәчәген билгеләр үтте.. Марат Әхмәтов быелгы һава шартларының авыл хуҗалыгы өчен уңай торуын, бөтен мөмкинлекне эшкә җигеп, зур җаваплылык тоеп эшләү бурычын куйды авыл хезмәтчәннәренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"