Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә чәчәкләренә ашлама җитми

Үзебез яши торган шәһәрнең чисталыгына, төзеклегенә, матурлыгына битараф калучылар юк дәрәҗәсендә. Барыбызда матурлык, чисталык яратабыз. Оешма, хуҗалык тирәләрен җыештырып, матур чәчәкләр утыртабыз, бизибез, башкаларныкыннан ким булмасын өчен тырышабыз. Шәһәребезнең кайбер оешмаларында бу эш актив алып барыла, аларга әле моның өстенә парклар һәм чәчәклекләр дә бирелә. Ягъни , мәсьәлән, Юность боз...

Үзебез яши торган шәһәрнең чисталыгына, төзеклегенә, матурлыгына битараф калучылар юк дәрәҗәсендә. Барыбызда матурлык, чисталык яратабыз. Оешма, хуҗалык тирәләрен җыештырып, матур чәчәкләр утыртабыз, бизибез, башкаларныкыннан ким булмасын өчен тырышабыз. Шәһәребезнең кайбер оешмаларында бу эш актив алып барыла, аларга әле моның өстенә парклар һәм чәчәклекләр дә бирелә. Ягъни , мәсьәлән, Юность боз сарае елның-елында матур чәчәкләргә күмелә. Быелда алар шактый гына чәчәкләр утырттылар.

Район башлыгы Айдар Салахов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева белән шәһәребездә үзләренә беркетелгән парклар һәм чәчәклекләрне карап чыктылар. Иң беренче булып Минзәлә медицина училищесының паркына тукталдылар. Әлеге паркта берничә агач урынына чыршы һәм кәрлә тибындагы алмагач утыртырга, картайган каен агачын кисәргә һәм паркны тәртиптә тотарга кирәклегенә басым ясадылар. Муса Җәлил исемендәге паркка педагогия көллияте шефлык итә, биредә аларга фонарларның баганаларын буярга, утыртылган чәчәкләргә даими су сибәргә, һәйкәл янын матур итеп торырга кирәклеген искәрттеләр. Мәдәният сарае тирәсе шәһәребезнең йөзен билгели, театр кием элгечтән башланган кебек биредә дә матурлыкны тышкы яктан башлап, чәчәк түтәлләрен арттырырга, фонар баганаларын буярга , бу эшләргә иҗат кешеләре иҗади килсеннәр иде. Мәдәният сарае янында элеккеге СССР заманында районыбызның алдынгы һәм шәһәребезнең мактаулы кешеләренең фотолары булган стенд һәм яшь өйләнүче парларга берәр бәхет агачы ясап куйсаң яхшырак булыр иде.

Шәһәребезнең Куприянов аллеясына косметик ремонт кирәк, фонтанның ташларын яңартасы бар, тәрәзә төбенә су агып торган җир тутыккан, утыра торган урындыкларны ремонтлап буяп куярга кирәктер бит. Авыл хуҗалыгы техникумы базар каршына чәчәкләр утырткан, алар хәлсез, зәгыйфь, утыртылган чәчәкләр үсеп китә алмый интегәләр. Узган ел техникум утырткан чәчәкләр матур гына булып үстеләр, бәлки монда укучы студент- агрономнар чәчәкләргә биологик ашлама кертерләр. Биредә утырткан петунья чәчәкләрен төнлә урлап китәләр икән. Шулай ук театр мәйданында утырткан чәчәкләр дә хәлсез, урындыкларны беседкаларны да буярга кирәк, чүп салыр өчен урна да кирәк. Театр мәйданында рәттән метод кабинетның җире, биредә печәне чабылган, яхшылап тырма белән җыю зарури. Айдар Салахов театр мәйданы күрсәтмә урын булырга тиешлегенә дә басым ясады. В.И.Ленин исемендәге стадион каршындагы чәчәклекләрне 2 урта мәктәп, гимназия коллективы утыртып, тәрбияли, биредә дә чәчәкләр үсеп китсен өчен ашлама кирәк, чәчәклекләрнең коймасын кара буяу белән буярга боерык бирелде. Шәһәребезгә кергәндә "Изыскатель" ҖЧҖнең чәчәклеге бар, шунда ук реклама эленгән банер да тора. Былтыр бу оешманың ла чәчәклеге матур булып үскән иде, быел чәчкәләре үсеп китә алмый интегә. Бу оешманың чәчәк үстерергә мөмкинлекләре дә бар, горурлыгы да җитәрлек, шушы ике нәрсә туры килми аларга. Октябрь урамының Северный га чыга торган өлешендә урман хуҗалыгы агачлар утыртып чәчәклек булдырган иде, биредә дә чәчәк үсеп китә алмый, җирдән туфракны урлыйлар икән. Изыскательләр бистәсенең 2 комплексы йорт каршындагы чәчәклекләр 7,8 номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләренә бирелгән, аларның чәчәкләре яхшы гына үсеп киләләр. Шулай ук 3 урта мәктәп коллективы тәрбияләгән чәчәклекләр дә каралган. Социвалистическая урамындагы чәчәклекләр яшьләр үзәге, Юбилейный спорткомплексы,3 нче балалар бакчасы коллективына беркетелгән, аларның да чәчәклекләре матур гына булып үсеп киләләр. Монда чәчәклекләр артындагы чүп үләннәрен чабасы бар, чәчәклекләргә ясалган арыслан һәм шарны яңартырга да вакыттыр бит. Шәһәребезнең Нефтяник паркын Хәниф Хөснуллин карап тора, киләчәктә монда алдагы елда яңа спорт, балалар мәйданчыгы төзү планлаштырыла, фонарлар, видео күзәтү җайланмасы да булачак, биредә дә урындыкларны буыйсы бар. Нефтяник балалар бакчасында идеал тәртип, һәр участок биредә тәрбияләнүче балалар төркемнәренә бүленгән, агачларның төпләре йомшартылган, матур итеп ташлар белән әйләндереп алынган, чәчәкләр матур итеп утыртылган, балалар мәйданчыгындагы җиһазлар әллә каян үзләренә чакырып торалар. Ишек алдындагы асфальта матур итеп рәсемнәр ясалган.

Район башлыгы мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләрен бирегә җыеп йомгак ясады, ничек итеп чәчәкләр үстерү технологиясен Ринат Катарановтан өйрәнергә һәм үзебезнең ландшафтны булдырып, бизәп, җиңел итеп эшләп, бу эшне системага салып эшләргә кирәклеген әйтеп узды.Үз территорияләрен тәртиптә тотып, бизәп, чәчәклекләр утырткан оешмаларны стимуллаштыру каралган,йомгак ясаганда 1,2,3, урынны алучыларга бүләктә булачак.

Балалар бакчаларында балаларга уйнарга елга комы кирәк, комны бер ай эчендә булдыру зарури. Балаларның һәркайсы үзенең табигать баласы икәнен аңлап, сакласын, рәхим-шәфкатьле булып үссен өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш дип азсызыклады Айдар Фаслахович. Аның сүзен күәтләп шуны әйтәсе килә:чәчәкләр үстерү, тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте зур. Хезмәт ярдәмендә кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта сакчыллык сыйфатлары да уяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"