Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә егетләре бөркетләрдән җитезләр

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында "Ягез әле, егетләр!- 2017" республика бәйгесе булды. Бәйгедә төп урынны яшьләрдә туган телебезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе алып торды. Әлеге бәйге ТР фән һәм мәгариф министрлыгы белән әлеге педагогия колледжының милли кадрлар әзерләү үзәге белән берлектә оештырылды. Республикадагы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең...

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында "Ягез әле, егетләр!- 2017" республика бәйгесе булды. Бәйгедә төп урынны яшьләрдә туган телебезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе алып торды.

Әлеге бәйге ТР фән һәм мәгариф министрлыгы белән әлеге педагогия колледжының милли кадрлар әзерләү үзәге белән берлектә оештырылды. Республикадагы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9нчы сыйныфлары катнашында үткәрелгән бәйгедә барлыгы 7 егет көч сынашты.

Бу бәйгене уздыруның төп максаты ул милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга, үз тамырларыңны, үз нәселеңне онытмау турында уйландыруга мәҗбүр итүгә юнәлдерелгән иде.

Бәйгене педагогия колледжы директоры Ринат Ибраһимов ачып җибәрде. Ул кунакларны сәламләп, 85 еллык тарихы булган уку йортының тарихы, биредә нинди белгечләр әзерләнүе белән таныштырды.

Аннары сәхнә егетләр карамагына тапшырылды.

Егетләр бәйге барышында үзләренең туган телне белүләрен һәм актерлык осталыкларын, интеллект дәрәҗәсен һәм спорт әзерлеген күрсәттеләр.

Аннары егетләр татар халкының гореф-гадәтләрен белү, кул осталыгы һәм талантларын күрсәтү буенча ярышларда катнаштылар.

Бәйгедә беренче урынны Мөслим гимназиясе укучысы Булат Әхмәтҗанов һәм Минзәлә педагогия көллиятеннән Рәүф Шакиров яулады. Икенче урынны Данис Сәйфиев (Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе), өченче урынны Айдар Шәвәлиев (К.А.Смирнов исемендәге Татар Мөшеге төп гомуми белем бирү мәктәбе) алды.

Айзат Бәдриев (Сарман районы Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе) "Җитез егет" номинациясендә, Айзат Әхмәтшин (Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбе) "Зирәк егет" номинациясендә һәм Айдар Вагыйзов (Минзәлә гимназиясе) "Иҗади егет" номинациясендә бүләкләнделәр.

Җиңүчеләргә ТР фән һәм мәгариф министрлыгының дипломнары

Энҗе Хәкимова, жюри рәисе, район мәдәният бүлеге җитәкчесе:

- Егетләр үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Алар төрле яктан булдырган чын лачыннар! Иң мөһиме - туган телебезнең матурлыгын, бөеклеген күрсәттеләр, гореф-гадәтләребезне ачып салдылар. Чыгышлары сокланырлык булды. Татар егетләре иң беренче чиратта үзебезнең туган телебез -татар теле белән горурланырга, туган телебезне, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне сакларга омтылырга тиеш. Үз телен яраткан, милли традицияләребезне саклаган шушындый егетләребез булганда милләтебезнең, Татарстаныбызның киләчәге бар дигән сүз. Сезгә укуда да, тормышта да бары тик уңышлар юлдаш булсын!

Эльмира Тимергалиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

-Мондый бәйгеләр безнең үзебездә дә "Татар егете", "Татар кызы" кебек бәйгеләр еш үткәрелеп тора. Үсеп килүче буын егетләре һәм кызлары шушындый бәйгеләрдә катнашып, үзләрен сынап торырга тиеш дип уйлыйм. Узган ел Минзәлә педагогия колледжы базасында узган ел үткәрелгән "Сөмбелә бәйрәмендә дә үз командабыз белән катнашкан һзм беренче урынны алган идек. Шушы командада катнашкан Булат бүгенге бәйгедә дә катнашты, аңа әлеге бинаның стеналары таныш. Булат бик сәләтле егет. Гаиләсендә дә туган телебезгә хөрмәт, милләтебезнең гореф-гадәтләренә ихтирам саклана. Ул бүгенге бәйгедә беренче урынны алды. Аңа алга таба да уңышлар телим!

Гөлнур Гыйләҗетдинова, педагогия колледжының татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

-Мондый бәйгеләр бездә даими үткәрелә. Безнең алдыбызга куйган максатыбыз да милләтебез җуелмасын, телебез җуелмасын дип шушы яшь буынны киләчәк өчен тәрбияләү.

Светлана Сабирова, Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

-Һәрбер татар баласы үзенең татар булуы белән горурланырга тиеш дип уйлыйм. Шулай булсын иде. Бүгенге бәйгедә укучыбыз Данис Сәйфиев җиңүчеләр арасында, без моңа бик шатландык. Конкурс бик югары дәрәҗәдә оештырылган, конкурсантлар өчен бөтен мөмкинлекләр бирелгән, һәрбер чыгышны йотылып карап утырдык. Данисның девизы: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз". Үзе дә шуңа омтыла. Тырышып укый, төрле спорт секцияләренә йөри. Көрәш, хоккей, теннис белән шөгыльләнә. Мәктәптәге барлык чараларда актив катнаша. Киләчәктә дә сынатмас дип ышанам. Һәрбер татар баласы үзенең татар булуы белән горурланырга тиеш дип уйлыйм. Шулай булсын иде дип тәрбиялибез балаларны.

Безнең өстәмә

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы милли кадрлар әзерләү үзәге буларак өченче ел эшли. Әлеге үзәкнең максаты -милли мәгариф өчен белгечләр әзерләү, болар - балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр, башлангыч сыйныфлар һәм физик тәрбия укытучылары, программист-техниклар. Ягъни әлеге бүлекләрнең барысы да татар телен камил белгән белгечләр әзерләүне максат итеп куя. Бүгенге көндә колледжда 506 студент белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X