Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә фермерларына – дәүләт бүләкләре

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар буена тырыш хезмәт куючы Язкәр Бизянов ("Илнур" КФХсы башлыгы)белән Нәсим Давлетов ("Давлетов" КФХсы башлыгы) исемнәре минзәләлеләргә яхшы таныш. Аларның районның авыл хуҗалыгы производствосындагы күпъеллык намуслы хезмәтләре дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде: бүген район башлыгы Айдар Салахов әлеге фермерларга ТР Дәүләт Советының, шулай ук ТР авыл...

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар буена тырыш хезмәт куючы Язкәр Бизянов ("Илнур" КФХсы башлыгы)белән Нәсим Давлетов ("Давлетов" КФХсы башлыгы) исемнәре минзәләлеләргә яхшы таныш.

Аларның районның авыл хуҗалыгы производствосындагы күпъеллык намуслы хезмәтләре дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде: бүген район башлыгы Айдар Салахов әлеге фермерларга ТР Дәүләт Советының, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук юбилейлары белән котлады, хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Бүгенге көндә "Илнур" КФХсында 3 тонна сөт җитештерелә, шуның 1,5 тоннасы сөт кабул итү пунктларына тапшырыла.

-Мондый бүләкләрне алгач, сыерлар санын тагын 100 башка арттырмый булмас инде, диде Язкәр Бизянов бүләкләрне алганда.

"Давлетов"КФХсы да районның икътисадый үсешендә зур урын били.

Елына әлеге фермер хуҗалыгы 11 мең тонна яшелчә җитештереп, халыкка сатуга чыгара. Яшелчә үстерү һәм эшкәртү технологияләрен камилләштерә бара.

-Хезмәтемне билгеләгән өчен бик зур рәхмәтемне җиткерәм, алга таба да көчебезне кызганмыйча хезмәт куярбыз, диде Нәсим Дәүләтов бүләкләрне алганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"