Минзәлә гимназиясе яңа уку елына әзерләнә
Яңа уку елын гимназия коллективы дәүләт программасы буенча капиталь ремонтланган элеккеге һөнәри училище бинасында каршылый. Хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре бара. Беренче катта эшчеләр ремонт эшләрен дәвам итсә, икенче-дүртенче катларда эш төгәлләнеп килә: укытучылар класс бүлмәләрен яңа уку елына әзерләү белән мәшгуль. - Яңартылган мәктәп бинасында балалар өчен барлык шартлар...
Яңа уку елын гимназия коллективы дәүләт программасы буенча капиталь ремонтланган элеккеге һөнәри училище бинасында каршылый.
Хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре бара. Беренче катта эшчеләр ремонт эшләрен дәвам итсә, икенче-дүртенче катларда эш төгәлләнеп килә: укытучылар класс бүлмәләрен яңа уку елына әзерләү белән мәшгуль.
- Яңартылган мәктәп бинасында балалар өчен барлык шартлар да тудырылган, класслар якты, матур, иркен, ул һәркем күңеленә хуш килерлек. Укытучылар яңа җиһазлар һәм интерактив техника көтә, аларның тизрәк укучыларына яңа класс бүлмәләрен күрсәтәсе, аларны да сөендерәселәре килә. Заманча эшләнгән мәктәп быел күп кенә яңа килгән балаларга да ишекләрен ачар дип көтәбез, - ди гимназиянең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Бәдретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев