Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә хаҗилары изге сәфәргә чыга

12 августта Татарстаннан беренче төркем хаҗилар, 49 кеше, изге сәфәргә чыгып китә. Быел "ТР МДН ХАҖ" рәсми хаҗ операторы программалары буенча Татарстаннан 1200 кеше хаҗга барачак. Минзәлә районнан быел хаҗ сәфәренә Фәрит һәм Хәдичә Хәмәтдиновлар бара. Фәрит Хәмәтдинов: -Без 2012 нче елда беренче тапкыр барган идек инде, бу сәфәребез икенчесе....

12 августта Татарстаннан беренче төркем хаҗилар, 49 кеше, изге сәфәргә чыгып китә. Быел "ТР МДН ХАҖ" рәсми хаҗ операторы программалары буенча Татарстаннан 1200 кеше хаҗга барачак.

Минзәлә районнан быел хаҗ сәфәренә Фәрит һәм Хәдичә Хәмәтдиновлар бара.

Фәрит Хәмәтдинов:

-Без 2012 нче елда беренче тапкыр барган идек инде, бу сәфәребез икенчесе. Без Чаллының "Нур-Ислам" мәчете аша теркәлдек. Безнең төркемне "Ислам" мәчете имамы Илназ хәзрәт җитәкләячәк. Якшәмбе көнне кичке алтыда кузгалабыз, Алла боерса.

Фәрит Хәмәтдинов балалар арасында татарча көрәш турнирын үткәрүчеләренең берсе булып тора. Бу фото чираттагы турнир алдыннан чынгыш ясаганда төшереп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X