Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә җире тыныч, имин һәм мул яшәсен

Мөселманнарның иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Районыбыз мәчетенә бу көнне халык бигрәк тә күп җыелды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә Ходай Тәгалә йортына изге Коръән сүзләрен тыңлау, Аллаһыга азга гына булса да якынаю максаты белән киләләр. Район мәчете күркәм гадәт буенча диндарларны иртәнге намазга кабул...

Мөселманнарның иң олуг бәйрәмнәреннән булган Корбан бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Районыбыз мәчетенә бу көнне халык бигрәк тә күп җыелды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә Ходай Тәгалә йортына изге Коръән сүзләрен тыңлау, Аллаһыга азга гына булса да якынаю максаты белән киләләр.

Район мәчете күркәм гадәт буенча диндарларны иртәнге намазга кабул итте. Имам-хатыйб Рәмзил хәзрәт Садыйков җыелучылар каршында вәгазь сөйләде, Корбан бәйрәменең һәр мөселман кешесе өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты.

Мәчеткә килүчеләр арасында өлкән буын да, яшьләр дә, хәтта балалар да бар иде.

-Мөселман җанлы һәр кеше Корбан бәйрәмен иң изге, иң куанычлы көннәрнең берсе буларак көтеп ала, - диде Рәмзил хәзрәт. - Мәчеткә якты уйлар, саф күңел белән килергә кирәк. Догалар кылганда без Аллаһыга якынаябыз, Ходай Тәгаләгә шушы көнебез өчен рәхмәт укыйбыз, хәер-фатихасын бирүен, гөнаһларыбызны ярлыкавын үтенеп сорыйбыз.

Мәчеттәге бәйрәм намазында муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов та да катнашты. Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, ул:

- Без үзебезнең имамның вәгазьләрен, Коръән сүрәләрен тыңладык. Аның нәсихәтләрен үтәргә кирәк, - диде. - Бу уңышлы ел булды. Ходай Тәгалә безгә басуларга иген чәчү, үскәнен җыеп алу мөмкинлеге бирде. Җыелган уңыш кешеләр файдасына булсын, киләсе елда да, бер-беребезне югалтмыйча, тагын шушында җыелырга язсын.

Мәчетләрдә намаз укып, вәгазь тыңлаганнан соң, дин тотучылар өйләренә ашыгалар. Анда аларны мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыннары көтә. Кунаклар чакырыла, туганнар һәм күршеләрне сыйлыйлар. Һәркемнең кылган изге гамәлләре үзләренә яхшылык булып әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"