Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә җирле "Ак калфак" оешмасы вәкилләре дә Башкортстанда Шәҗәрә бәйрәмендә катнашты

Минзәлә җирле "Ак калфак" оешмасы республикабызның төрле районнарының, Россиянең башка төбәкләренең "Ак калфак" оешмалары вәкилләреннән торган делегациясен Башкортстанга - Шәҗәрә бәйрәменә кунак итеп озатып җибәрде. "Ак калфак" оешмасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе буларак, мин дә аларга кушылдым. Уфа шәһәрендә без озак тормадык. "Вафа" бизнес үзәге белән танышып, анда төшке ашны ашаганнан...

Минзәлә җирле "Ак калфак" оешмасы республикабызның төрле районнарының, Россиянең башка төбәкләренең "Ак калфак" оешмалары вәкилләреннән торган делегациясен Башкортстанга - Шәҗәрә бәйрәменә кунак итеп озатып җибәрде. "Ак калфак" оешмасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе буларак, мин дә аларга кушылдым.

Уфа шәһәрендә без озак тормадык. "Вафа" бизнес үзәге белән танышып, анда төшке ашны ашаганнан соң, Салават шәһәренә кузгалдык. Салаватка килеп кергәнче, Стәрлетамак районы Кантюковка авыл борылышында ук чәкчәк, кымызлар тотып, милли киемнәр кигән фольклор ансамбльләр каршы алды. Татар хатын-кызлары җыены дип аталса да, биредә яшәгән барлык милләт халыклары да үз чыгышларын күрсәтте. Суфия мәчете белән танышканнан соң, без Юрматы җиренә юл тоттык.

Бу турыда минем күбрәк белешмә биреп китәсем килә, чөнки исемнәре генә калган авыллар безнең якта да бар. Юрматы җире - тарихи урын. Стәрлетамак районы Аллагуват җирлеге составына кергән авылларны берләштергән җир. Аллагуват - миллионер авыл, анда дүрт меңләп кеше яшәгән. Салават шәһәрендә күпләп нефть чыга башлагач, җиде авылны Салават һәм Ишембай шәһәрләренә күчерәләр. Юкка чыкканнар исемлегенә кергән Аллагуват, Кырлыкүл, Ирек, Кызыл, Күч, Кожак, Кече Аллагуват авылларына бу җирдә (Ишембай борылышы янында) мемориал комплекс ачылган. Һәр авыл турында мәгълумат мәрмәр плитәләргә язып куелган. Уртада "Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый" дигән стелла. Сугыш кырларыннан кайтмый калганнарның, хәбәрсез югалганнарның һәрберсенә бу җирдә исемләп нарат, чыршы, алмагачлар утыртылган, кем утыртканы турында аңлатма куелган.

Бу кадәр зур эшне кем башкарып чыккан соң? Шушы авылларның актив вәкилләре 2002 нче елда "Аллагуват" төбәк иҗтимагый оешмасы төзегән. Үз авылларының тарихын барлау, саклау буенча биредә бик зур эш эшләнгән. Беренче эш итеп, авылларының шәҗәрәсен төзегәннәр. Моның өчен архивларга мөрәҗәгать иткәннәр, сораштырулар үткәргәннәр. Һәр елны 8 майда биредә искә алу митингы оештырыла, шушы авылда туып-үскәннәр, яшәгәннәр очраша.

Икенче көнебез тагын да кызыграк үтте кебек. Салават шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булганнан соң, Мәләвез районы Җиргән авылына юл тоттык. Әдәбиятыбызга, милләтебезгә Мирсәй Әмир, Дәрдмәндны биргән бу җирлектә дә музейда булганнан соң, Салават шәһәренең "Агыйдел" мәдәни үзәгенә "Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә" күргәзмәсен карарга җыелыштык. Башкортстанда шәҗәрә бәйрәмнәре Мортаза Рәхимов чыгарган карар нигезендә уздырыла башлый. Үз нәселеңне барлау буенча монда күп эшләр эшләнгән. Җиде буын гына түгел, 12, 14,17 буынга барып җитүчеләр дә бар. Башкортстанда һәр гаилә үзенең шәҗәрәсен төзү кирәклеген бик яхшы аңлаган. Бик күп туганнар табылган, буыннар берләшкән. Бу эш балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә алып барыла. Шәҗәрәләр буенча бәйгеләр уздырыла.

Пленар утырышта Башкортстан һәм Татарстан республикаларының милли архивы хезмәткәрләре чыгыш ясады, шәҗәрә төзегәндә алардан да информацияләр алу мөмкинлеге, тәртибе турында аңлаттылар. Төшке аштан соң Салават шәһәренең "Ән-Нәби" җәмиг мәчетенә бардык. Һәр ике мәчетне дә горурланып, үзебезнең татар егетләре төзетте дип таныштырдылар. Халык өчен хезмәт куйган тагын бер милләтебез горурлыгы - Фәнир Галимов белән дә танышырга туры килде. Ф.Г.Галимов Туймазы шәһәрендә милли мәдәни үзәк төзегән. Бу үзәктә балалар өчен бик күп түгәрәкләр, эшли, фольклор коллективлары шөгыльләнә, "Тәртип ФМ" радиосы татар телендә үз эшен алып бара. Үзәк эшчәнлегендә барлык чыгымнарны да Ф.Галимов күтәрә, диелде очрашуда. Фәнир әфәнде - бик талантлы шәхес, бизнесмен гына түгел, бик күп җырлар авторы да. Ул безне Туймазы районының Түмәнкә авылына чаклы озата барып, халкыбыз җырларын башкаручы "Ахириләр" ансамбле белән таныштырды. Кичке аш белән сыйланганнан соң, ут күршеләребезгә карата горурлык һәм ак көнләшү хисләре белән, без кайтыр юлга кузгалдык.

Ике көнлек әлеге очрашулардан соң, районыбызда да шәҗәрәләр төзү эшен активлаштырырга иде дигән фикергә килдем. Тарихны белүебез - киләчәгебез өчен бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"