Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә кызы Резеда Гарипова “Нечкәбил” конкурсының ярымфиналына узды

22 июньдә Яр Чаллыда "Нечкәбил-2016" ХII республика конкурсының зона сайлап алу туры узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 11 ел рәттән уздырылучы "Нечкәбил" конкурсында, аның ярымфиналларында 450 нык һәм бәхетле гаилә һәм 150 ләп уңышлы хатын-кыз, яраткан әниләр, хатыннар һәм кызлар үз гаиләләре данын якладылар. 21 июньдә сайлап алу...

22 июньдә Яр Чаллыда "Нечкәбил-2016" ХII республика конкурсының зона сайлап алу туры узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 11 ел рәттән уздырылучы "Нечкәбил" конкурсында, аның ярымфиналларында 450 нык һәм бәхетле гаилә һәм 150 ләп уңышлы хатын-кыз, яраткан әниләр, хатыннар һәм кызлар үз гаиләләре данын якладылар.

21 июньдә сайлап алу турын үткәрү өчен Яр Чаллыга иҗади һөнәр ияләре (сценарий язучылар, режиссерлар һ.б.) - конкурс җитәкчесе Изольда Жуйкова җитәкчелегендә сайлап алу комиссиясе әгъзалары җыелды. Сайлап алу туры конкурста катнашучылар белән әңгәмә һәм анкеталарга анализ ясау формасында үтте.

Катнашучылар белән танышу барышында конкурс шартлары хакында фикер алыштылар, гаилә белән чыгыш ясау темалары, "Гаилә кыйммәтләре", "Халык традицияләре", "Гаилә тарихлары", "Һөнәри бәйрәм", "Буыннар бәйләнеше", "Балачак иле" кебек конкурс мәйданчыкларында катнашучылар билгеләнде.

Конкурсантлар конкурс турында күзалласын өчен "Нечкәбил" конкурсыннан (алдагы еллардагы) кайбер чыгышлардан торган видеоролик күрсәтелде, алар белән ничек эшләячәкләр, чыгышларга кем әзерләячәк һәм алардан ниләр таләп ителүе турында сөйләнде. Катнашучылар белән үткәрелгән әңгәмәләрдә жюри берьюлы карашлар киңлеген, социаль активлыкны, максатчанлыкны, характер, ихтирамлылык, мөлаемлылык кебек сыйфатларны, конкурста катнашучыларның һәм гаилә әгъзаларының әзерлекләрен бәяләде. Чөнки конкурста катнашучыларның кайберләре, өстәвенә гаиләләре белән бергә, профессиональ сәхнәдә сирәк катнаша - бу бик катлаулы һәм җаваплы. Сценарий авторлары, режиссерлар, профессиональ коллективлар гаилә номерлары оештыруда аларга ярдәм итәләр. Финал чыгышы исә иҗади төркемнең, дирекциянең, конкурсантларның һәм гаиләләрнең зур күләмле бердәм эше ул.

Зона турлары конкурсантлары "Нечкәбил-2016" Татарстан гаиләләре фестивалендә (ярымфинал) катнашачаклар.

Минзәлә районыннан шәһәрдәге 1 нче урта мәктәпнең рус теле укытучысы Резеда Гарипова катнашачак. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"