Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә мәчетендә балалар өчен ял оештырылды

Балаларның җәйге каникулы җитсә, шәһәребезнең мәчете тагын да җанланып китә. Күп булмаса да, икенче ел рәттән мәчет каршында кечкенә майлайлар һәм кызлар өчен ял оештырыла. Бу юлы лагерьга егермегә якын бала җыелган. Иң кечкенәләренә -алты яшь, ә иң зурлары исә унбер-унике яшьлекләр. Арада иң кечкенәсе - алты яшьлек Руслан, гимназиядә...

Балаларның җәйге каникулы җитсә, шәһәребезнең мәчете тагын да җанланып китә. Күп булмаса да, икенче ел рәттән мәчет каршында кечкенә майлайлар һәм кызлар өчен ял оештырыла.

Бу юлы лагерьга егермегә якын бала җыелган. Иң кечкенәләренә -алты яшь, ә иң зурлары исә унбер-унике яшьлекләр. Арада иң кечкенәсе - алты яшьлек Руслан, гимназиядә укучы 10 яшьлек Ильяс яттан сурәләр укыдылар, ә 12 яшьлек гимназия укучысы Гөлназның дини белеме башкаларныкыннан аерылып тора, ул гаять озын сурәләрне дә яттан белә, башкалар аңа иярә.

Рәмзил хәзрәт Садыйков:

-Максатыбыз - әхлакый тәрбия бирү, балаларның көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү. Бүгенге көндә ата-ана һәм мәктәп биргән тәрбия генә җитми. Шуңа күрә дә балаларыбызны кыек юлга тайпылдырмас өчен үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Аларга әдәп-әхлак нормаларын өйрәтәбез, дин тарихын, Коръәннең төп үзенчәлекләр аңлатырга тырышабыз.

Көннең беренче өлешендә ислам нигезләрен, Пәйгамбәрләр тарихын, гарәп графикасын өйрәнәләр, өйлә намазын да бергәләшеп укыйлар. Төштән соң күпчелек вакытларын төрле интеллектуаль уеннар белән уздыралар. Мәчеттә дин дәресләре алучы Исламия апа балаларга тәмледән-тәмле ризыклар әзерли, камыр ризыкларын өендә пешереп алып килә.

Исламия Харисова:

-Бирегә мин чакыру буенча килдем. Мәчет саваплы урын бит, каршы килә алмадым. Быел балалар узган елдагыдан күбрәк килде, авыллардан да йөриләр. Бу бик куанычлы хәл, ата-аналар да балаларыбыз дөрес юлга, иман юлына басалар дип, сөенеп туя алмыйлар.

-Бик тәмле ашаталар, укыйбыз да, уйныйбыз да, яңа дуслар да таптык, киләсе елга да киләбез, - дип дәррәү җавап бирделәр балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"