Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә мәчетендә балалар үз белемнәрен сынады

Минзәлә мәчетендә Коръән сурәләрен уку буенча балалар арасында бәйге булып узды. Әлеге бәйге беренче елын гына узмый. Анда шәһәребез мәчетенә һәм авыллардагы мәчетләргә йөреп, дини дәресләр алучы балалар үзара көч сынаша. Быелгысында исә Минзәлә мәчетенә һәм Гөлек авылындагы мәчеткә йөрүче 10 бала сурәләрне хәтердән уку буенча үз осталыкларын күрсәтте. Бәя...

Минзәлә мәчетендә Коръән сурәләрен уку буенча балалар арасында бәйге булып узды.

Әлеге бәйге беренче елын гына узмый. Анда шәһәребез мәчетенә һәм авыллардагы мәчетләргә йөреп, дини дәресләр алучы балалар үзара көч сынаша. Быелгысында исә Минзәлә мәчетенә һәм Гөлек авылындагы мәчеткә йөрүче 10 бала сурәләрне хәтердән уку буенча үз осталыкларын күрсәтте. Бәя биреп утыручы остазлар балаларның авазларны дөрес әйтүенә, аятьләрне өзмичә сөйләүләренә һәм иң мөһиме - сурәләрнең нәрсә аңлатканын (тәфсилен) әйтеп бирүенә игътибар итте. Балаларның бәйгегә зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәре күренеп тора. Һәрберсе берничә сурә белә, аңлатмасын да әйтеп бирә ала. Ә мөгаллим һәм мөгаллимәләре аларның җавапларын өстәмә мәгълүмат, кызыклы фактлар белән тулыландырып, балаларның белемнәрен тагын да арттырды. Нәтиҗәдә, беренче урынга кызлар арасында Чулпан Нуриева, ә малайлар арасында Камил Гайнетдинов ия булды.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләргә тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар арасындагы үзара танышу, гәпләшү чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"