Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә мәчетендә Корбан ашы узды

Бүген өйлә намазыннан соң, мөселманнар мәчетнең аскы өлешенә корбан ашына җыелдылар. Мәчеткә йөрүче мөселманнар белән беррәттән, картлар йортында яшәүчеләрне, Минзәлә коррекция интернат-мәктәбе балаларын да корбан ите, татлы ризыклар, җиләк-җимеш, камыр ризыклары белән сыйладылар. Дөрестән дә, бу балаларны динебез, гореф-гадәтләребез белән таныштыру да яхшы гамәл, ислам дине кушканча. -Корбан ашлары безне...

Бүген өйлә намазыннан соң, мөселманнар мәчетнең аскы өлешенә корбан ашына җыелдылар.

Мәчеткә йөрүче мөселманнар белән беррәттән, картлар йортында яшәүчеләрне, Минзәлә коррекция интернат-мәктәбе балаларын да корбан ите, татлы ризыклар, җиләк-җимеш, камыр ризыклары белән сыйладылар. Дөрестән дә, бу балаларны динебез, гореф-гадәтләребез белән таныштыру да яхшы гамәл, ислам дине кушканча.

-Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра, тормышыбызда тәртип саклый, - диде Рәмзил хәзрәт. -Бу мәҗлесне үткәрүчеләр аерым гаиләләр дисәк тә, ялгыш булмас. Мәчеткә йөрүче, мәчет әһелләренең гаиләләре бергә тупланып үткәргән корбан ашы бу. Хәлил һәм Фирдәвис абыйлар гаиләләренә зур рәхмәт. Минзәләдә яшәүче Марат абый корбан итеннән өлеш чыгарып, мәчеткә китерде. Мондый мәҗлесләр дәвамлы булсын иде.

Рәмзил хәзрәт гошер сәдакасы турында (көзен җыеп алган уңыштан өлеш чыгару) да әйтеп узды:

-Мөмкинлеге, теләге булган һәркем сәдакаларны мәчеткә алып килә ала. Без аларны Аллаһ юлында булучыларга, ягъни мәдрәсә шәкертләренә, шулай ук үзебездәге мохтаҗ, күпбалалы гаиләләргә өләшәчәкбез, диде.

Мөселманнарны бу бәйрәмгә җыючы, туплаучы, ислам динен куәтләп йөрүче хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза абыстайга, аның шәкертләренә, ярдәм иткән барлык мөслимәләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын.

Корбан ашы изге теләкләр әйтеп, дога уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"