Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә мәчетендә Корбан гаете узды

Бүген бар мөселман халкы өчен иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете. Иртәнге сәгать алтыдан ук бирегә яше-карты агыла башлады. Минзәлә мәчете имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыйков гыйбрәтле, эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, корбан чалуның шартларын, ниятләрен, тәртибен аңлатты. Минзәлә мөселманнарын котларга муниципаль район башлыгы Айдар Салахов килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм...

Бүген бар мөселман халкы өчен иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете. Иртәнге сәгать алтыдан ук бирегә яше-карты агыла башлады. Минзәлә мәчете имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыйков гыйбрәтле, эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, корбан чалуның шартларын, ниятләрен, тәртибен аңлатты.

Минзәлә мөселманнарын котларга муниципаль район башлыгы Айдар Салахов килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, гаиләләребезгә иминлек, йортларыбызга бәрәкәт теләде.

Бәйрәм намазыннан соң халык корбан чалырга, сый-нигъмәтле өйләренә ашыкты.

Бу турыда тулырак "Минзәлә" район газетасының алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X