Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә мәчетендә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды

Мәүлид - Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олуг бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Минзәлә һәм Тукай районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас Мәүлид бәйрәме, пәйгамбәребезнең (с.г.в) тормыш юлы, күркәм гадәтләре, изге эшләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, Минзәлә мәчетенең имам-хатыйбы...

Мәүлид - Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олуг бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Минзәлә һәм Тукай районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас Мәүлид бәйрәме, пәйгамбәребезнең (с.г.в) тормыш юлы, күркәм гадәтләре, изге эшләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, Минзәлә мәчетенең имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Коръән сүрәләре укыды.

Шәһәрдән, һәр авылдан килгән мөхтәрәм кунаклар хөрмәтле Лениза апа Якиева тарафыннан көйләнгән мөнәҗәтләргә кушылдылар, әйтелгән салаватлар һәркем күңеленә хуш килде.

ТР Диния нәзарәте каршындагы мөслимәләр берлегенең Минзәлә бүлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова ел дәвамында башкарылган эшләрне бәяләде, алдынгы мөслимәләр бүләкләнде.

Күркәм кичә мул табын артында дәвам итте, Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.

Бабаларыбыз кабул итеп алган Ислам диненең милләтебезне милләт итеп, телебезне тел итеп саклауда биниһая зур урын алып торганлыгын, аның халкыбызның яшәеш чыганагы, киләчәккә ышанычы икәнлегенә тагын бер тапкыр инанасың.

Сүз уңаеннан. 26 декабрь көнне, 10 сәгатьтә, мәчет каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәге балалар өчен эшли башлый. Кышкы каникулларны файдалы итеп уздырырга теләгән балаларны мәчеттә көтеп калабыз. Биредә алар өчен дәресләр генә түгел, уеннарда оештырылачак. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"