Минзәлә мәчетендә ураза гаете узды
Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм - Ураза бәйрәме җитте. Минзәлә шәһәр мәчетенә иртәнге 7 тулганчы бик күп халык җыелган иде. Рәмзил хәзрәт вәгазь сөйләде: - Исламда иң олуг өч бәйрәм...
Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм - Ураза бәйрәме җитте. Минзәлә шәһәр мәчетенә иртәнге 7 тулганчы бик күп халык җыелган иде.
Рәмзил хәзрәт вәгазь сөйләде:
- Исламда иң олуг өч бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм җомга көн. Җомга көнне мөселманнар бердәм булып өйлә намазына җыела. Бүген Ураза гаете көнендә без Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз, аннан тоткан уразаларыбызны, биргән зәкятләребезне һәм фитр сәдакаларыбызны кабул итүен, гөнаһларыбызны кичерүен сорыйбыз, - диде ул.
Җыелучыларга котлау һәм изге теләкләр белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов мөрәҗәгать итте.
Бәйрәм намазы тәмам. Барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләгә тугры хезмәт итүне теләделәр.
Исламда тагын бер зур бәйрәм - Корбан бәйрәме, ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә.
Бу турыда тулырак "Минзәлә" район газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев