Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә педагогия көллиятендә фәнни-гамәли конференция узды

Бүген Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары арасында татар драматургы Юныс Әминовның 95 яшьлек юбилеена багышланган "Әдәби туган як" исемле республика фәнни-гамәли конференциясе узды. "Мәйдан" журналы мөхәррияте коллективы, шулай ук...

Бүген Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары арасында татар драматургы Юныс Әминовның 95 яшьлек юбилеена багышланган "Әдәби туган як" исемле республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

"Мәйдан" журналы мөхәррияте коллективы, шулай ук республикабызның төрле районнарыннан килгән мөгаллимнәр алдында ясаган сәламләү чыгышында педагогия көллияте директоры Ринат Ибраһимов болай дип ассызыклады:

-Быел бу бинада бишенче тапкыр шундый республикакүләм әһәмияткә ия булган чара уза. Эш нәтиҗәләре билгеле - инде китабыбыз да басылып чыкты. Татар телен үстерүгә юнәлтелгән бу конференция эшендә уңышлар телим.

Ни өчен әлеге конференция Юныс Әминов иҗатына багышлана соң? Чөнки ул Минзәлә белән бәйле - биредә ул педагогия училищесын тәмамлаган, аның иҗат иткән әсәрләрен Минзәлә театры артистлары сәхнәгә куйган. Бу юлы да артистлар авторның "Тамырлар" спектакленнән өзек күрсәтте.

Соңыннан "Мәйдан" журналы хезмәткәрләре - баш мөхәррир, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фидаил Мәҗитов, публицистика бүлеге редакторы Гафиулла Газизов, "Мәйдан" татар сайты администраторы Ләйлә Харисова, журналның җаваплы секретаре Филүсә Харисова педагоглар белән секцияләргә бүленеп эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X