Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә призывниклары Әгерҗедән җиңү белән кайттылар

Әгерҗедә армиягә алынучылар арасында зона спартакиадасы булды. Әгерҗе, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Түбән Кама егетләре эстафета, турникта күтәрелү, автомат сүтеп җыю, гер күтәрү, аркан тарту буенча көч сынаштылар. Татарстанның төнья капкасы булган Әгерҗе төбәгендә егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова, район хәрби комиссары Илгиз Галиев сәламләделәр. - Әле шушы атнада...

Әгерҗедә армиягә алынучылар арасында зона спартакиадасы булды. Әгерҗе, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Түбән Кама егетләре эстафета, турникта күтәрелү, автомат сүтеп җыю, гер күтәрү, аркан тарту буенча көч сынаштылар.

Татарстанның төнья капкасы булган Әгерҗе төбәгендә егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова, район хәрби комиссары Илгиз Галиев сәламләделәр.

- Әле шушы атнада гына Кара диңгез флотында хезмәт иткән улыбыз Алмазны каршы алдык. Ә солдат хезмәте аны, чын мәгънәсендә, үзгәрткән. Улыбыз җитдиләнеп, ныгып, тәҗрибә туплап кайткан. Сезне дә армия бары яхшы якка гына үзгәртсен. Намус белән хезмәт итеп, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, - диде Римма Ринатовна.

- Чыныккан, спорт белән дус булган егетләргә армиядә хезмәт итү күпкә җиңел. Армиягә көчле, нык егетләр кирәк. Ә без сезнең нәкъ менә шундый авырлыклар алдында югалып калмаучы, тырыш, максатчан булуыгызга ышанабыз, - диде Илгиз Наил улы һәм егетләргә уңышлар теләде.

Гер күтәрүдә иң беренчеләрдән булып сыналган Минзәләдән Евгений Данилов 16шар килолы герләрне туп урынына гына "чөйде". 47 тапкыр күтәрде ул аларны.

- Бүген күрсәткечем түбәнрәк булды. Чөнки күптән бу спорт белән шөгыльләнгән юк. Ә иң яхшы күрсәткеч 140 булган иде, - диде Евгений.

Ә менә аның дусты Николай Николен, герләрне 70 тапкыр күтәреп, беренчелекне яулады.

Әгерҗе командасыннан турникта күтәрелүчеләр арасында иң яхшы күрсәткеч Ян Некрасовта булды. Ул 16 тапкыр күтәрелде. Эстафетада да командадан иң югары күрсәткеч аныкы. "Күп еллар җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, - диде Ян.

Ә менә Алабуганың "Яшь десантник" клубында шөгыльләнүче егетләр автоматны күз йомып та сүтеп җыя торганнардыр. Мәсәлән, Павел Прокопчукка бу сынауны үтәр өчен нибары 22 секунд кирәк булды.

Мылтыктан атуда Әгерҗе егете Богдан Ханнановка тиңнәр булмады. Ул, 31 очко туплап, беренчелекне алды.

Иң мавыктыргыч ярыш аркан тарту булгандыр, мөгаен. Команданың ныклыгын сыный торган бу ярышка старт Әгерҗе-Минзәлә командасыннан бирелде. Көчләре тигез булган командаларның исәп 1:1 булды. Әмма өстәмә ярышта әгерҗелеләр җиңде. Бу ярышта әлеге командаларга тагын бер тапкыр көчләрен сынарга туры килде. Алар финалда янә очраштылар. Монысында да Әгерҗе егетләре өстен чыктылар. Шулай итеп, аркан тартуда Әгерҗе, Минзәлә, Түбән Кама командалары призлы урыннар алдылар.

Гомуми очколарны санаганнан соң пьедесталга түбәндәге командалар күтәрелде. Беренчедә - Минзәлә, икенчедә - Түбән Кама, өченчедә Әгерҗе. Алар Кубоклар белән бүләкләнделәр. Ә Минзәлә һәм Түбән Кама егетләре бик тиздән республика ярышларында районнары данын яклап чыгыш ясаячаклар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X