Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов комбайннарны кабул итте

Быелгы урып-җыю эшләре узган елларга караганда ике атнага соңга калып башланачак, шулай ук урак сезоны бик җиңел булмас,-диде район башлыгы Айдар Салахов. Шул ук вакытта ашлыкның артык дымлы булуы да бар. Быелгы уракны аерым урып, һәр көннән һәм һәр сәгатьтән нәтиҗәлерәк файдалану зарур. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре...

Быелгы урып-җыю эшләре узган елларга караганда ике атнага соңга калып башланачак, шулай ук урак сезоны бик җиңел булмас,-диде район башлыгы Айдар Салахов. Шул ук вакытта ашлыкның артык дымлы булуы да бар. Быелгы уракны аерым урып, һәр көннән һәм һәр сәгатьтән нәтиҗәлерәк файдалану зарур.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре белән берлектә Айдар Салахов" "Органик групп-Минзәлә" агрофирмасы машина технологик станциясендә ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының быелгы урып-җыю кампаниясен уздыруга әзерлеген тикшерделәр. Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар бирделәр, уракка старт бирделәр.

Илдар Гыймадиев(Органик групп идарәче компания җитәкчесе):

-Быелгы урак минем өчен 30 нчы урак булачак,әмма дә ләкин мондый соңга калып башланган уракны хәтерләмим. Запасть частьлар белән дә проблема бар. Уракны уңышлы башкарып чыгу өчен 1000 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк. Акча булса да нефтебазалардан ягулык-майлау материалларын сатып алу да кыенлыклар булачак, шуның өчен һәр килограмм дизель ягулыгын исәптә тотып, әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Урак белән бергә алдагы ел уңышын да кайгыртырга кирәк. Моның өчен җир эшкәртүне комплекслы алып барып, уҗым культураларын тиз арада чәчү мөһим. Гомумән алганда комиссия хуҗалыклардагы комбайннарның әзерлеген уңай бәяләде. Агрофирмада урып-җыюда бер комбайнга көчәнеш бер мең гектар туры килә.

2017 елгы урып-җыю кампаниясендә 92 берәмлек комбайн эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"