Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов тол ветеран Нәсимә Миннахметовага яңа йорт ачкычы тапшырды

Ветеранның сөенече зур бүген: Республика бәйрәме булу өстенә, туган көне -аңа 83 яшь һәм өй туе да. Районыбызда федераль программа буенча сугыш ветераннарына йортлар төзү дәвам итә. Бүген шундый йортларның берсен - Минзәлә шәһәрендә Гурьянов урамында төзелгән шәхси йортны тапшыру тантанасы булды. Район башлыгы Айдар Салахов тол калган ветеран Нәсимә...

Ветеранның сөенече зур бүген: Республика бәйрәме булу өстенә, туган көне -аңа 83 яшь һәм өй туе да.
Районыбызда федераль программа буенча сугыш ветераннарына йортлар төзү дәвам итә. Бүген шундый йортларның берсен - Минзәлә шәһәрендә Гурьянов урамында төзелгән шәхси йортны тапшыру тантанасы булды.

Район башлыгы Айдар Салахов тол калган ветеран Нәсимә Миннахметовага йорт ачкычы тапшырды. Ветеранны Республика көне белән тәбрикләде, туган көне белән котлады. Әбинең тормыш-хәлләрен сораштырды, сәламәтлеге белән кызыксынды. Ветеранга саулык, озын гомер теләде.

-Без авыр сугыш елларында тынычлык өчен тормышын кызганмаган, киләчәк буын өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарыбызга аеруча игътибарлы булырга, тормыш-көнкүреш хәлләрен белеп торырга бурычлы, -диде район башлыгы.
Ветеранга төзелгән йорт һәм аның төзекләндерелгән территориясе шәһәребезгә ямь өстәп тора. Ул ике бүлмәле, аның мәйданы 50 кв.м. Янәшәсендә 6 сутый җир участогы бар. Йортта бөтен уңайлыклар тудырылган, җылы һәм якты, газ казаннары урнаштырылган: салкын су да, кайнар су да агып тора. Идәннәре җылытылган. Нәсимә апа моңа кадәр Строительләр урамында яшәгән.

Нәсимә Миннәхмәтова:

- Озакка сузмый күченеп киләм, бик ошады, мин бик канәгать. Хөкүмәтебезгә дә, район һәм шәһәр җитәкчелегенә дә бик рәхмәтлемен. Шәһәр үзәге, бөтен шартлар бар. Төзүчеләргә аеруча рәхмәт, - диде ул шатлыгын уртаклашып.
Йорт янында төзекләндерү эшләре көзен дәвам иттереләчәк, куаклар да утыртылачак.
Йортны төзүдә зур өлеш керткән подрядчы "Мензелинская ПМК "Мелиорация" оешмасының эшчеләре Альберт Ямалиевка һәм Вячеслав Тюриковка тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Безнең өстәмә

Нәсимә апа белән Шәмсемөхәммәт ага Миннәхмәтовлар 50 елга якын бергә гомер кичергәннәр. Шәмсемөхәммәт ага Ватан сугышына 1943 елда чакырыла, туган якларына 8 елдан соң гына әйләнеп кайта. 1957 елда Нәсимә апа белән тормыш коралар. Ике ул үстерәләр. Кызганычка каршы, аларга улларын югалту ачысын да кичерергә туры килә. Нәсимә апа бүгенге көндә оныгы Илдар белән килене Гөлназның тормышларына, оныкчыклары Вилдан белән Аделинаның шатлыкларына куанып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"