Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә районы Мөслимәләр берлеге корылтае узды

19 авыл җирлегенең һәркайсында (ә районыбызда 69 авыл бар) мөслимәләр берлегенең сайлап алынган җитәкчеләре һәм баш абыстайлары, Минзәлә шәһәр мәчетенең абыстайлары, мөгаллимәләр, остабикәләр бүген Минзәлә мәчетенә җыелды. Бу үзенчәлекле оештыру корылтаена иллегә якын хатын-кыз килгән иде. Чараны Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас ачып җибәрде, имам-хатыйб Рәмзил хәзрәт...

19 авыл җирлегенең һәркайсында (ә районыбызда 69 авыл бар) мөслимәләр берлегенең сайлап алынган җитәкчеләре һәм баш абыстайлары, Минзәлә шәһәр мәчетенең абыстайлары, мөгаллимәләр, остабикәләр бүген Минзәлә мәчетенә җыелды.

Бу үзенчәлекле оештыру корылтаена иллегә якын хатын-кыз килгән иде. Чараны Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас ачып җибәрде, имам-хатыйб Рәмзил хәзрәт Коръән укыды.

Районның Мөслимәләр берлеге рәисе Роза Фәхретдинова кунакларны моңа кадәр башкарылган эшләр белән таныштырды. Әле яңа гына аякка басып килгән Минзәлә мөхтәсибәте каршындагы хатын-кызлар бүлегенең башкарылган гамәлләре байтак. Өлкәннәр декадасында "Мөнәҗәтләр - халкыбызның җан авазы" дип исемләнгән, Әниләр көненә багышлап, "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дип аталган мөнәҗәтләр кичәләре, Гөлек авылында Мәүлид бәйрәме (бу бәйрәм Минзәлә мәчетендә дә узды), шушы айда балалар арасында Коръән сурәләре уку бәйгесе узды. Остабикә курслары җитәкчесе Лениза Якиева туган тел турында, бөек Тукаебызның 130 еллык юбилеена, якташыбыз Рәшит Гәрәйнең иҗатына багышлап радиотапшырулар әзерләде. Октябрь аеннан башлап, мәчет каршында курслар эшли. Дәнфирә апа Әхиярова бишенче ел укыта, Халисә апа быел өченче ел балаларны да, өлкәннәрне дә укыта. Бу ханым турында аерым тукталасы килә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Казанга барып, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә өч ел укыды инде, киләсе елда тәмамлаячак. Роза ханым үзе Асия ханым белән бергә беренче ел гына укыталар (рус телендә дә укыталар алар. Ред искәрм.). Минзәлә районы мөгаллимәләре Чаллыдагы "Ак мәчет"тә анкетированиене уңышлы узганнар. ТР Диния Нәзарәте тарафыннан уздырылган барлык курсларда, конференцияләрдә, корылтайларда катнашып киләләр, күптән түгел Рәмзил хәзрәт белән Роза ханым җәйге мөселман балалары лагерен оештыруга багышланган укуларда булганнар. Никадәр аяныч булмасын, шунысын да әйтергә кирәк: авылларга чыгып, халык белән очрашканнан соң, районда диннең нинди түбән дәрәҗәдә булуына инанып кайтканнар алар.

Бергәләп киңәшкәннән соң, Минзәлә шәһәрендә абыстайлар шурасын булдырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Минзәлә мәхәлләсенең җыелышында Дәнфирә апаны баш абыстай итеп сайлап алганнар.

Дәнфирә абыстай:

-Безнең Минзәләдә абыстайлар күп түгел, әмма алар бик тырышып динебезгә хезмәт итәләр. Картайдылар, әмма шуңа да карамастан, берәүне дә борып җибәрмиләр. Үлгән кешеләрне барлык йолаларны үтәп, соңгы юлга озату, Коръән уку кебек гамәлләр башкаралар. Нәсимә апа, ярдәмчесе Гөлҗиһан апа, Зәлифә, Суфия, Наилә абыстайлар бик авыр хезмәттә, Ходай сәламәтлек бирсен аларга.

-Ниһаять без бергә җыелдык, бу бик зур сөенеч. Абыйстайлар авылның тәрбиячеләре алар. Бергәләп эш планы кабул итеп, җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк, - диде Роза ханым.

Мөслимәләр берлеге рәисе корылтайда катнашучыларны Татарстанда эшләп килүче проектлар белән таныштырды, шундыйларның берсе - "Абыстай догасы" дип атала.

-Без мөселманнар, начар гамәлләр күрәбез икән, дәшми калырга тиеш түгел. "Синең ни эшең бар?" диюдән куркырга кирәкми, әйтергә, өйрәтергә, халыкны тәрбияләргә кирәк. Үзгәрешләр тиз генә булмас, Аллаһы Тәгалә Коръәнне иңдергәндә дә 23 ел үткән, - диде ул.

Алда торган бурычларга килгәндә, абыстайларга һәм җитәкчеләргә авылда күпме мөселман барлыгын исәпкә алу бурычы йөкләнде. Авылларда остабикәләр курсларын ачып җибәрергә, аларга белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Аш-суга, кул эшләренә осталар, дин турында шигырьләр иҗат итүче шагыйрәләр, мөнәҗәт әйтүчеләрне барлау , мастер-класслар оештырып җибәрү зарур.

Кыз баланы, гомумән, яшьләрне ничек тәрбияләргә соң? Яшь киленнәр курслары оештыру кирәк. Күркәм холкы, гүзәл әхлагы, сабырлыгы, ихласлыгы, тәкъвалыгы белән яшьләрнең күңелен яулап алырдай абыстайлар кирәк. Бүген кызлар да, егетләр дә гаилә корырга әзер түгел. Моңа мәктәптә дә, гаиләдә дә өйрәтмиләр. Бу - зур проблема. Кызлар каената белән каенананы хөрмәт иткән чын татар килене булырга әзерме? Иртәгә килен булырга җыенучы кыз бүген нәрсә белергә тиеш? Катнаш никахларның зур мәшәкатьләр китерүен, телебезне, динебезне саклау зарурлыгын беләләрме икән? Шуның өчен "Яшь киленнәр", "Мәхәббәтле хатын", "Зыялылар" курслары да кирәк.

Әлеге эшчәнлекне киң җәелдерү, халкыбызны дингә якынайту өчен мөслимә хатын-кызлар оешмасына халык арасына чыгарга кирәк. "Авылдан авылга, йорттан йортка йөрергә; дәгъват, ягъни дингә чакыру төркемнәренә белемле ханымнарны кертергә кирәк", - дип тәкъдим итте оештыручылар. Тукай районыннан кунаклар - Гөлнур һәм Рәфинә ханымнар килгән иде. Алар да үз фикерләрен белдерделәр:

-Мин чыгышым белән шушы район кызы, Бикбау авылыннан, без 2004 елда дин юлын сайладык, безгә бик сәер карадылар, тискәре карашта булдылар, төрле вакытлар булды. Сезгә нинди бәхетле вакыт бирелде, Минзәләдә шулкадәр мөслимәләр җыелыр дип уема да килмәгән иде. Минсезнең белән горурланам. Минзәлә районы дин буенча артта дип санала. Балаларны, оныкларны дингә тартыгыз. "Карагыз әле, Минзәлә районы Балтачны да узып киткән бит!" диярлек булсын, ә Балтач районы республикада иң алдынгы районнардан санала, - диде Гөлнур абыстай.

-Бергәләп эшләрбез, без сезгә булышырбыз, курыкмагыз, ел ахырында мөслимәләр конференциясен уздырырбыз, - дип тәмамлады чыгышын Роза ханым. Корылтай чәй табыны артында дәвам итте.

Безнең өстәмә. Быел Рамазан аеннан соң, Минзәлә мәчете каршында мөселман балалары (малайлар һәм кызлар өчен) лагере эшләячәк. Шунда өлкән кызларны "Яшь мөслимәләр бәйгесе"нә, кечерәк яшьтәге кызларны "Сеңелләрем - якты өметләрем минем" бәйгесенә әзерләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X