Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

4 июнь көнне сәгать дүрттә Минзәлә районы Тупач авылында өр-яңа иҗтимагый үзәк сафка баса

Бэйрәмдә куңелле сюрпризлар да аз булмаячак Cабантуй программысын Данир Сабиров алып барачак. Сабантуй батырына бүләккә тәкә һәм мотоцикл! Сабантуй кичке салют белән тәмамланачак. Бәйрәмгә рәхим итегез! Туган җир, туган нигезнең hәр каены, hәр тупылы, инеш буйлары hәркөн, hәрвакыт күңел түрендэ. Туган якның тарту көчен, әти-әни кебек газиз, балачак хатирәләрен саклаучы...

Бэйрәмдә куңелле сюрпризлар да аз булмаячак Cабантуй программысын Данир Сабиров алып барачак. Сабантуй батырына бүләккә тәкә һәм мотоцикл! Сабантуй кичке салют белән тәмамланачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Туган җир, туган нигезнең hәр каены, hәр тупылы, инеш буйлары hәркөн, hәрвакыт күңел түрендэ. Туган якның тарту көчен, әти-әни кебек газиз, балачак хатирәләрен саклаучы туган нигезнең булуын, без яши- яши аңлыйбыз. Шуңа да бит кайда гына булсак та, кайда гына яшәсәк тә, hәрчак туган якларга ашкынып торабыз. Кайчандыр бергә укыган сабакташлар, авылдашлар белән очрашу-гәпләшү күңелдә әйтеп бетергесез тирән хисләр уята. Форсаты да чыгып тора. Авыл халкының купсанлы утенечләрен ишетеп, узебезнең авыл оныгы Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ирек Фәрит улы Салихов теләге һәм шәхси ярдәме белән 4 июнь көнне сәгать дүрттә Тупач авылында өр-яңа иҗтимагый үзәк сафка баса.

Талантлары, хезмәтләре белән танылган шулкадәр якташларыбызны берьюлы тагын кайда күреп булыр иде.?! Халкыбызның тамырлары береккән кече Ватаныбыз, туган як, шушы районнан чыгучыларның- галимнәрнең, язучыларның, артистларның, барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең, уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең тәҗрибәсе, интеллектуаль потенциалы гаять зур. Туганнар бер-берсен белешергә, күршеләр бер-берсенә керергә иренгән, оныткан заманда якташлык җепләрен ныгыту өчен килгән кешеләрне күрү бик сөенечле.

Игеннәр, чишмәләр, җыр-моңнар иле булган Минзәлә төбәгенең киләчәге тагын да матур, тагын да яктырак. Аның турында, аны дөньяга таныткан армас куллы, кайнар йөрәкле кешеләре турында күп кенә яңа җырлар җырланыр, китаплар язылыр. Ә инде Тупач авылындагы бүгенге очрашуыбыз күңелләрдә якты хатирә булып калыр.

Туган яктан китү әле ул-оныту, дигән сүз түгел. Тупач авылында туып-үскән, хәзер төрле төбәкләрдә яшәүче hәм төрле тармакларда хезмәт итүче якташлар, мөхтәрәм ветераннарыбыз, читтән килгән кунакларны чын күңелдән бу күркәм тантанага һәм авыл Сабантуена чакырып калабыз.

Рәсемдә: Ирек Салихов ремонт барышында киңәшмә үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"