Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә районының Тупач авылында татар әдипләре белән очрашу узды

Авылларда һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру матур традициягә әйләнде. Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлаган "Мәдәни җәй" проекты кысаларында кичә районыбызның Тупач авылында Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге әдипләре белән очрашу узды. Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырыла. "Мәдәни җәй" проектының максаты - мәдәниятне үстерү,...

Авылларда һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру матур традициягә әйләнде. Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлаган "Мәдәни җәй" проекты кысаларында кичә районыбызның Тупач авылында Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге әдипләре белән очрашу узды.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырыла. "Мәдәни җәй" проектының максаты - мәдәниятне үстерү, мәдәни җәүһәрләр белән танышу өчен бердәй мөмкинлекләр булдыру. ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов авыл халкына бүләк иткән мәдәни бинада узган очрашуга Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, аның беренче урынбасары, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Сирень Якупова, драматург, язучы, Мәхмүт Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, яшь шагыйрә, "Бэлла" премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина, дөнья гизгән олпат шагыйрь Рәшит Бәшәр катнашты.

Тупач авылында бер генә мәдәни чара да "БлагоДарение" яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм хәйрия фондыннан башка узмый. Бу юлы да фонд директоры Рузилә Шәймарданова очрашуга әдипләребезне зурлап, бүләкләр белән килгән иде. Өч сәгатькә якын барган мәдәни чара шагыйрьләрнең чыгышлары, алар белән килгән җырчылар - ТИСБИ проректоры (Югары тәкермән авылы егете) Айдар Сәфәргалин һәм Сәрия Нәбиуллина, Тупач авылының "Нур" фольклор ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Район үзәкләштерелгән китапханә директоры Әлфия Нәбиева районның барлык китапханәчеләре исеменнән кунакларга Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм чәк-чәк тапшырды. ТР Дәүләт Советы депутаты, "БлагоДарение" фонды учредителе Ирек Салиховка, фонд президенты Фәрит Салиховка, тормыш иптәше Нурия ханымга да исемле бүләкләр - китаплар тапшырылды.

Әлеге чара турында тулырак "Минзәлә" район газетасыннан укып таныша аласыз.

фотогалерея.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"