Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә районының яңартылган Татар Мөшеге мәктәбендә Мөслим районы балалары да укый

Татар Мөшегесе урта мәктәбе яңа уку елын капиталь төзекләндерелгән бинада каршы алды. Биредә кыштан алып дәвам иткән капиталь капиталь ремонт тәмамланып, 1 сентябрь көнне белем йорты тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Мәктәпкә белем көненә район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе...

Татар Мөшегесе урта мәктәбе яңа уку елын капиталь төзекләндерелгән бинада каршы алды. Биредә кыштан алып дәвам иткән капиталь капиталь ремонт тәмамланып, 1 сентябрь көнне белем йорты тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.

Мәктәпкә белем көненә район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин, "Электроком" ҖЧҖ директоры Олег Иванов, ветеран иукытучылар, ата-аналар килгән иде.

Мәктәп 1978 елда төзелгән. Шуннан бирле 2010 елда гына энергетиклар ярдәме белән түбәсе алыштырылды, фасады яңартылды, тәрәзәләре алыштырылды. Һәм менә ТР Президенты программасы нигезендә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча бу мәктәпне быел шәһәребезнең "Электроком" ҖЧҖ оешмасы җылылык челтәрләрен ремонтлаган, гардероб, ашханәне, мәктәп эчендәге бәдрәфне яңарткан, электр тәэминаты системасы тулысынча алыштырылган, заманча җилләтү җиһазлары, видеокүзәтү урнаштырылган, бихисап җиһазлар кайтарылган.Мәктәптә барлыгы 87 бала белем ала, беренче сыйныфка 3 бала килгән. Бирегә укытучылар коллективы көчле булганлыктан Мөслим районы Симәк авылыннан килеп 6 бала белем эсти. Шулай ук мәктәпнең Әтрәкле авылындагы филиалында-10, Кызыл Төбәк авылы филиалында 12 бала белем ала.

Бу хакта тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"