Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә Сабантуе гөрләп узды

Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБҗитәкчесе, генерал , якташыбыз) , Азат Хамаев(Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры) ,Азат Җаббаров( Татарстан Республикасының Росриестр җитәкчесе), якташыбыз Георгий Куприянов кебек башка дәрәҗәле кунаклар бар иде. Сабантуйга килүчеләрне Район башлыгы Айдар Салахов Тәбрикләде....

Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБҗитәкчесе, генерал , якташыбыз) , Азат Хамаев(Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры) ,Азат Җаббаров( Татарстан Республикасының Росриестр җитәкчесе), якташыбыз Георгий Куприянов кебек башка дәрәҗәле кунаклар бар иде. Сабантуйга килүчеләрне Район башлыгы Айдар Салахов Тәбрикләде. Аннары Азат Хамаев Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән чын күңелдән бәйрәм белән котлады.Кунаклар башта авыл хуҗалында эшләгән һәм аларга хезмәт күрсәтүче хезмәтчәннәрне тәбрикләүдә катнаштылар. Алар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл мари, рус, татар, чуваш, керәшен йортларында булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар . Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын,уен-атракционнарны яратып карадылар. Сабантуйга килүчеләр татар-башкорт көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда милли көрәштә яшьләр арасында Данил Гараев(Хуҗамәт), кунаклар арасында Ришат Гайнетдинов, Ә Минзәлә районы буенча Рөстәм Хәмидуллин абсолют батыр булып калдылар.

Видео - Минзәләгә Сабантуйларга кайттык

Фотогалерея - Мгновения Мензелинского Сабантуя 2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"