Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә театры балаларга матурлык орлыгы өләште

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестивале үткәрү турында шәһәр һәм район җәмәгатъчелегенә мөрәҗәгатъ итеп, Минзәлә театры сәхнәсендә А.Сәхәбетдинов куйган әкиятләр буенча рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы игълан иткән иде. Балалар театр сезоны 30 ноябрьдә ачыла, 1-2 декабрьдә дәвам итеп, 2...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестивале үткәрү турында шәһәр һәм район җәмәгатъчелегенә мөрәҗәгатъ итеп, Минзәлә театры сәхнәсендә А.Сәхәбетдинов куйган әкиятләр буенча рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы игълан иткән иде. Балалар театр сезоны 30 ноябрьдә ачыла, 1-2 декабрьдә дәвам итеп, 2 декабрь көнне барлык тапшырылган эшләр нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Әлеге минутларга җиткәнче үк рәсем, эшләнмәләр ясап театрга тапшырган барлык балаларга, аларның ата- аналарына, тәрбиячеләренә, укытучыларына театр дирекциясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Чөнки нәтиҗәләр көтелгәннән күпкә артыграк, театрыбызның фоейсында сезнең хезмәтләрдән нур бөркелеп тора. Бу көннәрдә безнең спектакльләргә килгән һәр тамашачы аларны кызыксынып, сокланып карады: кемдер баласы, кемдер оныгы өчен горурланып куйгандыр.Дөресен әйткәндә, үзебез дә кабат-кабат ул эшләр турында сөйләшеп алабыз - никадәр осталык, никадәр талантлы кешеләр бар безнең тирә-ягыбызда! Безнең балалар спектакльләрен ничек яратуыгыз берсүзсез аңлашылып тора, алар сезнең күңел кылларын тибрәтмәсә мондый эшләр башкарырга илһам килмәс иде. Театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов балалар репертуарының югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген һәрвакыт ассызыклап тора, чөнки кечкенәдән театр сәнгатенә тартылган баланың потенциаль өлкән тамашачы да, гомумән, тәрбияле дә булуына өмет бирә.

Конкурста катнашкан барлык балаларны, ата-аналарны, тәрбиячеләрне, укытучыларны 2 декабрьдә көтеп калабыз, бер генә эшне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз. А.Сәхәбетдиновның хатыны Роза ханым, кызлары Айгөл, Гүзәл тантанага кунакка чакырылды. Театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов, театрның баш рәссамы В.Б.Яшкулов, район мәгариф бүлеге вәкиле Н.М.Шаһиева, балалар иҗат йорты укытучысы Е.Л.Митюшкиналар катнашкан жюри нәтиҗәләр ясагач артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә булдырылган махсус Дипломнар үз җиңүчеләрен табар. Сезне көтеп калабыз, кадерле тамашачыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"