Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә театры Башкортостанда дуслык күперләрен ныгыта

Урал аръягының үзәге булган Башкортостан Республикасының Сибай шәһәренә 14 сәгатьлек юлга очраклы гына чыгып китеп булмас иде. Россия Федерациясендә дүртенче ел рәттән уздырыла торган "Большие гастроли"дип исемләнгән федераль программа төрле төбәкләрдә эшләүче театрларның бер-берсенә алмаш гастроль оештырып, иҗатлары белән уртаклашу, яңа тамашачы аудиториясен үзенә җәлеп итү максатыннан бардык без анда....

Урал аръягының үзәге булган Башкортостан Республикасының Сибай шәһәренә 14 сәгатьлек юлга очраклы гына чыгып китеп булмас иде. Россия Федерациясендә дүртенче ел рәттән уздырыла торган "Большие гастроли"дип исемләнгән федераль программа төрле төбәкләрдә эшләүче театрларның бер-берсенә алмаш гастроль оештырып, иҗатлары белән уртаклашу, яңа тамашачы аудиториясен үзенә җәлеп итү максатыннан бардык без анда. Хөкүмәт тарафыннан финанслана - юл, кунакханә чыгымнарына акча бирелә.

Сибайлылар беренче булып Минзәләдә балалар әкияте һәм "Вәт, ичмасам, ахырзаман" комедиясе белән чыгыш ясап, тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Сибай, Баймак, Мәләвез шәһәрләренә О.Уайльдның "Йолдыз егет" әкияте, А.Коровкинның "Түтиләр" сатирик комедиясе белән юлга кузгалды.

Сибай театрына беренче тапкыр Минзәлә театры моннан илле еллар чамасы элек Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" әсәре белән килгән иде. Кечкенә малай чагындагы хатирәләр бүген дә күңелемдә саклана", диде театрның сәнгать җитәкчесе Дамир Галимов тәбрикләү сүзендә. Минзәлә театрының данлыклы артисты Гадел Галләмов 1954-1964 елларда Сибай театрында эшләп, 1964 елдан гомеренең ахырына кадәр Минзәләдә иҗат итә. Әйтерсең күренмәс җепләр бәйләгән, бер-берсеннән шактый еракта урнашкан ике театрның очрашып, танышып, дуслашып калуы дистә еллар үткәч менә шулай кабат яңарды. Озак юлдан соң шулкадәр ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар безне коллегаларыбыз. Бернинди киеренкелек, тартынып торулар булмады - тиз арада якын кешеләребезгә әйләнделәр алар. 60 мең халкы булган Сибай шәһәре бик матур, истәлекле урыннары шактый. Театрның директоры вазифаларын башкаручы Айгөл Альбертовна Гайнуллина шәһәрнең тарихи музеена, Сибайның данлыклы карьерына экскурсияләр оештырды - искиткеч тәэсирләр алып, хозурланып калдык без ул очрашулардан, тагын бер кат бик зур рәхмәт Сезгә! Балалар спектакленә дә, кичке сеанска да тамашачы залларны тутырып килгән - җылы каршы алып, озак итеп алкышладылар. Ике тугандаш халыкка бернинди тәрҗемәче кирәкми - өстәл артында чәй эчеп күңелле итеп сөйләшеп утырып, тагын да якыннанрак танышып калдык. Барлык шикләр юып төшергәндәй булды, гастрольләребез уңышлы узды. Баймак, Мәләвез шәһәрләре тамашачысы да оешкан төстә килеп, яратып карадылар. Кайтыр юлда Баймакны узып барганда йомшак койрыклы зур төлке (арттыру түгел, чын) озатып калды. Табигатенә сокланып, тагын килү дәрте белән кайттык Минзәләгә. Шифалы күлләрен, данлыклы мәгарәләрен дә күрергә язсын иде киләчәктә. Хәер, Сибай театры кебек ышанычлы дуслар булганда, мондый матур хыялларыбыз да чынга ашар, Ходай кушса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"